Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яңа «Тынычлык» мәчете ачылды (фоторепортаж)

Бу Саба районында 61 нче мәчет

  Моннан нәкъ биш ел элек башланган изге эшнең нәтиҗәсе күз алдында –  биек манаралы күркәм мәчет, Сабабызга ямь биреп, ерактан ук балкып тора. Аллаһ йортының әйләнә-тирәсенә күптөрле куак-агачлар, аллы-гөлле чәчәкләр утыртылган, янәшәгә җыйнак кына беседка да ясап куганнар. Бәйрәмгә килүчеләр дә иң элек биләмә белән таныштылар. 

 Бәйрәм кечкенәдән дини тәрбия алып үскән Саба егете Камол Камолов Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде. Аннары сүз бәйрәмнең дәрәҗәле кунагы- Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирелде, тантанага җыелучыларны Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов  сәламләде. Мәчет имамы Илнур хәзрәт Галимҗанов Аллаһ йортын җиткерүдә көчен куйган һәркемгә, иганәчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде. «Бу мәчет халык көче белән сафка басты. Алдагы көннәрдә һәркемне иманга чакырып торсын, намазларга килегез, укыгыз, өйрәнегез, мәчет ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык» дип мөрәҗәгать итте ул  бәйрәмгә килүчеләрне. 

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, ирләр тәкъбир әйтеп эчкә юнәлделәр. Мәчеттә җәмәгать белән җомга намазы укылды.

Мәчет ачылышыннан тулы язма «Саба таңнары» газетасының алдагы санында биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев