Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшь чәчтарашлар бәйге тотты

4 апрельдә Саба мәктәбе базасында «Юниорпрофи» мәктәп укучылары арасында « чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча 27 укучы көч сынашты.

 Конкурс ике этаптан теория һәм практика өлешләреннән  торды. Беренче этапта, балалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап биргәндә һәм карточкалар белән эшләгәндә, укучыларның яхшы әзерләнгәнен һәм бу өлкәдә тирән белемгә ия булганнары ачыкланды. Ә икенче этапта аларның осталыгы тулы күләмдә күренде. Алар бәйрәмчә стильдә причёскалар ясадылар. Әлеге этапта эш кораллары һәм техника белән эшләү күнекмәләрен генә түгел, ә иҗадилыкны, стиль хисен һәм яхшы зәвыкны да күрергә була иде. Матур һәм пөхтә чәч формаларын бәйрәм образына туры китереп ясый белү бик мөһим. Ул укучының  профессиональ әзерлеген һәм чәчтараш сәнгате өлкәсендә талантын күрсәтергә ярдәм итә.

Бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә:

5-7 сыйныф укучылары арасында

I урын – Шәмәрдән лицееннан Гаврилова Эвелина

II урын – Шәмәрдән лицееннан Тимерханова Нәргизә

III урын –  Килдебәк мәктәбеннән Гульманова Сәмирә

8 -11 сыныф укучылары арасыннан:

I урын – Мичән мәктәбеннән Тимерханова Азалия

II урын -  Түбән Шытсу мәктәбеннән Гумерова Ралина

III урын -  Шәмәрдән лицееннан Батыршина Карина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев