Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада яшәүче Вафи ага Ибатуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Мәгъсүм Галиуллин тәбрикләде.

 Ибәтуллин Вафи Ибәтулла улы 1935 елның 2 февралендә Юлбат авылында алты балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килә. Юлбат мәктәбендә белем алганнан соң, шоферлар әзерләү курсын тәмамлый. Хезмәт юлын Сабаның икмәк комбинатында шофер булып башлап җибәрә. Соңрак “Сабагаз” идарәсендә 18 елга якын шофер булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга.

     1962 нче елда Урта Саба авылы кызы ҖүәйрәГәрәфи кызы белән тормыш корып җибәрәләр, ике малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бриллиант туйларын бергә каршы алалар. Кызганычка каршы, 2024 нче елда, Җүәйрә апа бакыйлыкка күчә.

       Күпсанлы Рәхмәт хатлары, мактау грамоталары иясе Вафи Ибатулла улы бүгенгесе көндә булганына шөкер итеп, балалары тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә.  7 онык һәм 8 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев