Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада игелек кылучы киң күңелле кешеләрне волонтерлар сафына кабул итү һәм көмеш волонтерларны хөрмәтләү тантанасы булды

Безнең заман геройлары

   Саба аграр  көллиятендә бүгенге заман геройлары - игелек кылучы киң күңелле кешеләрне   волонтерлар сафына кабул итү һәм  көмеш волонтерларны хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада  Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы рәисе Зилә  Вәлиева, район башлыгы  Рәис Миңнеханов,   “Добрый Татарстан” мәгьлүмати ресурс үзәге башкарма директоры урынбасары Гүзәл  Ганиева  һәм башкалар  катнашты.

   Саба районында волонтерлык хәрәкәте 2015  елдан башланды, тик соңгы вакытта бер елда ул тагын да  көчәеп, яңа көчләр өстәлде, игелеклеләр волонтерлык меңләгән кешене берләштерде. Махсус штаб булдырылды, ашлар киптерү цехлары эшли башлады. Ашамлыклар, дарулар,  гигиена әсбаплары кебек гуманитар ярдәм туплау тулы куәтенә бара, яшеренү ятьмәләре үрелә, шәмнәр ясала, киемнәр, урын җирләре тегелә, оекбашлар бәйләнә... Махсус хәрби операция фронтта үзләрен аямыйча, батырларча илебез сагында торучыларның патриотик рухларын күрсәтте. Шуның белән  киеренке   вәзгыять  тылдагы халыкның да нинди бердәм, ярдәмчел, киң күңелле икәнен дә  раслады.

"Тынгысыз бал кортлары шикелле ару-талуны белмәс көмеш волонтерларыбыз белән беррәттән яшерәк буын вәкилләре дә ихлас хезмәттә. Шунысы куандыра, көллият студентлары, мәктәп  укучылары, хәтта балалар бакчалары сабыйлары да әлеге зур хәрәкәттән читтә калмыйлар, күңелләрен биреп булышалар”,– диделәр чараны  алып  баручылар.

Районыбының мәктәпләренең  иң  актив  яшь  волонтерлары сәхнәгә чакырылып,  аларга  район җитәкчеләренең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар  белем  алган мәктәпләргә “Иң яхшы волонтерлар мәктәбе” исеме бирелде. Махсус хәрби операциядә булучы ир-егетләребезгә булышкан, шулай ук районыбызда волонтерлык үсешенә зур өлеш керткән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан егетләргә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Алга таба  Илебез өчен батыр йөрәкле уллар тәрбияләп үстергән аналарны хөрмәтләүдән  чараның  иң дулкынландыргыч  минутлары башланды. Төбәк авылыннан Гөлия һәм Илдус  Дәүләтовлар, хәбәрсез югалган уллары Сөйдәш өчен җан атып, ут йотып яшәүләренә карамастан, волонтерлык эшендә дә актив катнашып, егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә зур тырышлык куялар. Хәрби хезмәттәшләрен – 13 кешене коткарып, үзе батырларча хәлак булган Туктар егете Радик Исхаковның әнисе Сания ханым  Исхакова өчен дә игелеклек тормыш  мәгънәсенә әйләнгән. Сабадан Җәмил Янгучин да ике улым фронтта булган вакытта мин тынычлап тик тора алмый, МХОдагы егетләребезгә ничек тә ярдәмем тисен, җиңүне якынайтуга үз өлешемне кертим дип ерак сәфәрләргә йөри. Ул инде операция  зонасына  40ка  якын рейс ясаган.

   Халык шагыйре, әгәр дә Ватанга  кирәксә, халкымнан  калкачак  мең  Җәлил, дип  язган. Волонтерлар да  шифалы  яңгырдан  соңгы  гөмбәләр  кебек,  йөзләп-меңләп килеп  чыкты.  Тенеки яшьләрен берләштереп фронтка   берничә мең шәм әзерләгән Фидаил Хисамиев, Шәмәрдәннән 10нан артык киптерү миче ясаган Анатолий Свихунов, 4 тоннага якын ит һәм яшелчә киптергән хатыны Зөлфия ханым, Иләбәрдән солдатларыбызга чәй өчен 800дән артык татлы набор, дарулар җыелган 50 пакет туплаган 3 бала әти-әнисе Гүзәл һәм Эдуард Федоровлар, Иске Мичәннән 30 кешелек волонтерлар төркемен җитәкләүче солдат әнисе Ризәлә Мөбәракшина,  штаб өчен бушка бина биргән, үзе дә  сугышның ни икәнен әйбәт белгән эшмәкәр Наил Мортазин, коммерцияле булмаган “Хәят” оешмасы җитәкчесе, “Солдатка аш” хәрәкәтенә нигез салучы, күп кенә иҗтимагый проектлар авторы Гөлнара Фәтхрахманова, Сабадан ярдәм кулы сузарга әзер торган гаилә Нурия һәм Газинур Әбсәламовлар һәм башка  күпләр! Заман геройлары дими, ни дисең аларны! Саба волонтерларының  игелекле эшләре республика күләмендә генә түгел, Россия киңлекләрендә дә танылып өлгерде инде. Әлеге  тәҗрибәне өйрәнәләр,  үрнәк алалар. Сүз дә юк, волонтер дигән исемгә лаек кешеләр үз эшләрен нинди дә булса дан-шөһрәт, дәрәҗә алам диеп башкармый, алар хәйрияне, игелекне күңел кушканга күрә кыла. Кичәдән солдат ашлары әзерләү штабы белән  танышкан  Зилә Вәлиева да шулай диде.

“Мин редакциядә эшләгәндә сабалыларның күркәм  традицияләрен  яшьтән  өйрәнгән, леспромхоз хатын-кызларның  сугыш  елларындагы  эшчәнлеге турында  язган  идем.  Традицияләр дәвам итә. Шулкадәр  соклангыч, һәәмәсе турында   сөйләрлек, зурлап  язарлык. Хатын-кызлар ярдәмгә  сөенеп  катнашабыз, диделәр.  Йөрәккә  уелып  керде  бу   сүзләр. Сабада җиңү өчен барыбыз бер  фронт булып тырышуы исбатланды”,– диде диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев