Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада индустриаль паркның икенче чираты төзелә башлады

Милли проектлар – гамәлдә

Элек-электән, эшле кеше – ашлы кеше, ди халкыбыз.

Шуңа да хезмәт яшендәгеләргә үз тормышларын  алып  барырлык эш урыннары булдыру, шәхси бизнес белән шөгыльләнүчеләргә  уңайлы шартлар  тудыру – көн кадагыннан беркайчан  да төшми торган мәсьәлә. Моннан биш ел элек, Сабада сәнәгать паркы төзелү 500гә якын  кешене эш белән тәэмин итәчәге турында язган идек. Кичәге  планнар – бүгенге  чынбарлык. Инде бүгеннән  кайбер нәтиҗәләр  ясарга  мөмкин.

“Саба индустриаль паркы урта  һәм кече бизнес вәкилләренә үзләренең сәнәгать предприятиеләрен урнаштырырга мөмкинлек тудыру максатыннан төзелгән иде. Барлык уңайлыклар – ташламалы электр энергиясе, су, юллар, канализация, интернет челтәрләре инфраструктурасын тәкъдим итеп була торган проект гамәлгә ашырылды. Килеп үз җитештерү объектыңны торгызасы да, эшли башлыйсы. Күп кенә компанияләр әлеге мәйданчыкка килергә ризалыкларын белдерделәр. Паркта Казахстанның “БиЭйчБи систем” компаниясе, “Сабатехмаш” (Киров  өлкәсе) җәмгыяте, "ТрейдМеталл", “Абразив инструментлар” заводы,  заманча катнаш азык үзәге һәм башка предприятиеләр үзләренең  җитештерү  куәтләрен булдырдылар һәм эшчәнлекләрен башладылар.   Соңгы  елларда  иң  зур проект  – “Цинк Саба”  кайнар цинк белән  металл эшләнмәләрен каплау заводы.  Аның гомуми мәйданы 5,5 мең квадрат метр, еллык җитештерү куәте 15 мең тонна тәшкил итә. Биредә 78 кешегә эш урыны булдырылды. Шулай  ук заводның сыйфатлы  хезмәт күрсәтүен яхшырту һәм транспорт-логистика чыгымнарын киметү йөзеннән, Казаннан “Металлек” компаниясе 3,5 мең квадрат метрлы бинада яктырту  лампалары кую баганалары ясый башлады”,– дип  сөйләде безгә башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияләр һәм территориаль үсеше буенча  урынбасары  Илнур Котдусов.

Хәзерге вакытта индустриаль паркта 340  кеше  эшли.  Димәк, максатка ирешелә дигән сүз.  Ни дисәң дә, хәзер паркның 2нче чиратын төзү башланып  китте. Район  үзәген  көнчыгыштан  урап  узу юлыннан йөрүчеләр кыр  ышыклау  полосасы артында экскаваторлар җир казыганын шәйлиләрдер. Эшне  подрядчы “Иском”  җәмгыяте  алып бара.  Аңа 10 гектар мәйданда  азык-төлек житештерү цехлары урнаштыру өчен инфраструктуралар булдыру бурычы куелган.

“Беренче этапта 50 гектарда барлыкка килгән сәнәгать мәйданчыгында санитария-гигиена  таләпләре буенча азык кластеры урнаштыру рөхсәт ителми. Шуңа күрә район башлыгы тәкъдиме, Татарстан  Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән районыбызга  азык-төлек җитештерү  мәйданчыгы төзер  өчен  169 миллион сум акча бүленеп бирелде. Яңа урында тиешле таләпләргә туры китерелгән инженерлык инфраструктурасы корыла. Әлеге мәйданчыкта 7 резидент үзләренең җитештерү предприятиеләрен булдырырга ният белдереп, индустриаль паркның  идарәче  компаниясе җитәкчесе  Илшат Хуҗин белән  килешү  рәсмиләштерделәр. Инде инженерлык коммуникацияләре үткәрелә, Юлбат яшелчә эшкәртү кооперативы бинасы төзелеп килә. Якын  киләчәктә прәннек һәм  чәк-чәк җитештерү  заводлары да сафка басачак. Бер эшмәкәр һәм ике кооператив ит эшкәртеп халкыбыз өчен  ярымфабрикатлар һәм колбасалар,  консервлар җитештерүне  күз алдында тоталар. Ит эшкәртү буенча ике кооператив Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына дәүләт ярдәме программасында катнашуга заявкаларын тапшырдылар. Азык-төлек җитештерү предприятиеләренә исәпләнгән мәйданчык районыбызның урта һәм кече бизнес  вәкилләренә  уңайлы шартлар тудыра: җир  участокларын муниципаль сатып  алулар, конкурс үткәрмичә генә арендага  бирү  каралган.  Шулай ук биредә  үзләренең  җитештерү  куәтләрен  булдыручыларга рес­публика законнарында каралган салым ташламаларыннан һәм өстенлекләрдән файдалану мөмкинлеге биреләчәк. Мондый  уңай шартларны тудырганнары өчен без республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле.  Азык-төлек җитештерү бизнесы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне әлеге  мәйданчыкта   көтеп  калабыз”, – диде  Илнур Котдусов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев