САБАДА ИНВЕСТОРЛАР БЕЛӘН ЭШЛИ БЕЛӘЛӘР
Соңгы ике елда Татарстан Икътисад министрлыгы районнардагы оешма-предприятиеләрнең, эшмәкәрлек эшчәнлегенең торышына урыннарга чыгып бәя бирә башлады.
Бу инде статистика күрсәткечләренә нигезләнеп нәтиҗә чыгару гына түгел, ә яңа уникаль формат. Исеме дә бар – “Баланс комиссияләре”. Өченчекөн икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендәге комиссия безнең районда эшләде. Министрлык, эшмәкәрлеккә булышлык итү фонды, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе, Татарстан Республикасы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле һәм башка ведомство вәкилләренең район җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән очрашуы төзелеп килүче индустриаль паркта башланып китте. “Саба” паркы быел РФ Икътисадый үсеш министрлыгында төзү өчен сайлап алынды һәм 250 миллион сум күләмендә финансланды. Биредә июль аенда икътисад министры Фәрит Габделганиев та булган иде...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев