Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Картинг буенча узган Бөтенроссия ярышларында 139 спортчы катнашты

Тизлектә көч сынашырга спортчылар Мәскәү, Санкт Петербург, Минск, Владивосток, Барнаул, Красноярск, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләреннән килгәннәр иде.

Ике көн дәвам иткән  ярышларга бүген нәтиҗәләр ясалды. Бәйге җиңүчеләрен районыбыз җитәкчеләре һәм оештыручылар  тантаналы шартларда тәбрикләп уздылар, җиңүчеләргә  кубоклар, медальләр тапшырдылар. Тәбрикләү тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов,  Россиядә «РОТАКС МАКС» Сериясен оештыручы Владимир Андрийчук, ярышлар җитәкчесе  Ирек Гарипов, ярышларның баш сәркатибе Марина Дудина, спорт комиссарлары Олег Шуров, Дмитрий Ерохин катнашты.

Командалар буенча ярышларда 1урынга Түбән Новгородның  ITECO Racing, 2 урынга  – Мәскәүнең  DOZARI TEAM, 3 урынга Таганрог шәһәреннән SMP Racing командалары лаек булды.

Призлы урын алучылар арасында Татарстаннан бердәнбер егет -Яр Чаллы шәһәреннән (Камаз Мастер) Данияр Хәсәншин Ротакс Макс- Микро Классында 5 урынга лаек булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев