Сабада картинг буенча Республика ярышлары
2018 елның 10 -11 нче августында ш.т.п. Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында картинг буенча Республика ярышлары үтте: 12 Чемпионат һәм ТР Беренчелеге: Пионер, Кадет, Милли – Ю, Милли – А – сыйныфларында 2-нче этабы; ТР 19 – нчы Кубогы Восход сыйныфында – 4 нче этабы.
Ярышларда Татарстан Республикасының һәм Россиянең 21 шәһәреннән 159 пилот катнашты. Бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районының Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов М. Р. үткәрде.
Бездә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:
Даминов Динар «Восход» сыйныфында - 1 урын
Мөбәракшин Әмир «Пионер» сыйныфында - 1 урын
Шакшин Николай «Супер Мини» сыйныфында 2 урын һәм «Мини» сыйныфында 3 урын.
Гомумкоманда зачетында безнең команда «Торнадо» 3 урынны яулады.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев