Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада күперләр салына, юллар ремонтлана

Хәзерге вакытта районыбыз территориясеннән төбәк әһәмиятендәге 320 километрга якын асфальт юл уза. Елгалар аша салынган 26 күпер исәпләнә. Аларны даими төзек хәлдә тотуга зур игътибар бирелеп, транспорт хәрәкәтенең хәвефсезлеген тәэмин итү максатында “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты да уңышлы гамәлгә ашырыла.

Моның өчен  акча федераль һәм республика  бюджетларыннан  бүленә. Әйтик, “Татавтодор”ның Саба  филиалы   июль  аенда Казан-Шәмәрдән  автомобиль юлында  66 миллион  сумлык  эш башкарды, ягъни Иләбәр-Саба  участогында 3 километр асфальт  яңартылды. Аңарчы  филиалга шушы  трассаның 91-94   километрларын  яңадан  асфальтлау  86,133 миллионга  төшкән  иде.  Күрәсез, юллар иминлеге  өчен  ел  саен зур  суммалар  сарыф ителә.  Килдебәк-Иске Икшермә юлында 7,9   километр юл исә өч  ел дәвамында  капиталь ремонтланды һәм участок  быел файдалануга  бирелде. Аннан тыш суүткәргеч  торбалар төзекләндерелде, юл билгеләре куелды.

      Җәйге  сезонда районда “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты нигезендә  алып  барылган зур  төзелешләрнең берсе  – Аккүл Бигәнәй авылын­да  Казкаш  елгасы күперен  капиталь ремонтлау. Аның  аша тө­бәк билгеләнешендәге Са­тыш-Ма­мадыш-Теләче авто­мо­­биль юлы  үтә. Моннан 35 ел элек  салынган күпер шактый  тузган, транспорт  чараларын үткәрү мөмкинлеге заман таләпләреннән  калыша  башлаган  иде. Финанслануы  37,16  миллион  сум  күләмендә  билгеләнгән  тендерны  “Базовый проект” җәмгыяте  отты һәм  май  ахырларында  эшкә кереште.  “Объектның  озынлыгы – 47,  киңлеге 6  метр тәшкил итә.

 Хәзер күпернең терәк өлеш­ләрен,  торыкларын ремонтлау бара, конуслары  ныгытыла. Ике  ягыннан да җәяү­леләр сукмагы булачак. Күпернең йөкләнеше А-14  коэффициентына туры   киләчәк. Төзелештә 13 кеше  эшли. Графикка  сыешып барырга тырышабыз”,– ди  участок мастеры  Дамир Хәйруллин

  Бригада Саба районында заманча күперләрне, сыйфат күрсәткечләренә ирешеп, күп төзегән. “Кызыл Мишәдә,  Иләбәрдә, Килдебәк-Сабабаш юлында без эшләдек. Хәзер бер бригада  Саба эчендә Сабинка  елгасы аша күпер сала. Эшебездән зарланган кешеләр юк. Ни әйтсәң дә, күпер  салу – саваплы  хезмәт. Нык, ышанычлы булсыннар, озак еллар хезмәт итсеннәр”,– диләр Әтнә районыннан  килеп  эшләүчеләр.

 Соңгы елларда Балтачның юл төзелеше буенча  махсуслашкан “МДСУ-1” оешмасы да районыбызның даими подрядчысына әйләнде.  Күршеләр  салган асфальт инде күп  кенә  торак пунктларда яшәүчеләрнең көнкүрешен  уңайландырды. Хәзерге  вакытта оешма 208 җир  кишәрлеге булган Сабаның Алмагач, Балачак, Балкыш,  Ватан, Тургай урамнарын асфальтлый. Моңарчы күпбалалы гаиләләргә бирел­гән  зонада башта  йортлар  төзелеп, коммуникацияләр соңрак барлыкка  килсә, хәзер  киресенчә. “Төзелештә евростандартлар  буенча эшлибез. Яңа  ГОСТлар кертелгәч,  шунсыз дәүләт сатып  алуларына чыга алмый идек. Сабада 13 кешелек бригада  эшли. Барысы 6,5  километр юл  асфальтлау планлаштырыла”, – ди  мастер  Фәрит Камилов.

Подрядчыга заказчы да үз таләпләрен куйган. Мисалга, күпер өстенә вибрация ысулы белән җәеләчәк   асфальтның тигезсезлеге 5 миллиметрдан  артырга  тиеш  түгел. Корылманың яр белән тоташкан  өлешләре автомобильләрнең салмак хәрәкәтен тәэмин итәрлек булуы шарт. Объектны 20 ноябрьгә файдалануга тапшыру  күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев