Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада легендар урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы мемориалы башланды

Чемпионнарны иртәгә ачыклыйлар.

Кичә Саба спорт комплексында РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә XVII мемориал – өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланып китте. Традициягә кергән турнирны ачу тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, республика яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы өстәл теннисы федерациясе беренче вице-президенты Геннадий Аргаков, мемориалның спонсорлары катнашты. Ярышларга Россиянең 14 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан 215 теннис остасы килгән. Кунаклар белән таныштырган алып баручы Адель Улюкаев 22 мартта Саба зур спорт бәйрәме башлануын һәм аның өч көн җанатарлар алкышы белән барачагын белдерде. Район башлыгы үзенең чыгышында Нургали Миңнехан улы истәлегенә мемориал оештыруга булышлык иткән республика хөкүмәтенә рәхмәтле булуын белдерде, теннис турнирын башлауга “котыртучы” итеп “Карамай” җәмгыяте генераль директоры Алимас Вәлиев исемен атады. “Ярышлар нәтиҗәсез булмый, барыгызга да ярышларда уңышлар телим. Теннис – уен гына түгел, бер-береңә карата булган ихтирам-хөрмәт тә, аралашу да ул. Спортта көндәшлектән бигрәк әнә шул чагылыш таба. Районыбызда гына түгел, республикада да спорт, өстәл теннисы белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек арта бара, иркен физик тәрбия заллары барлыкка килә. Бу хакта үзенең чыгышында Хәлил Хәмитович әйтеп китәр. Шуларның берсе – Сабада без биш ел хыялланган “Спорт-Арена” бинасын төзү киң колач белән алып барыла. Анда ярышлар үткәрү өчен шартлар бөтенләй башка булачак”,–диде Рәис Миңнеханов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласы

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев