Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Россия картингчылары ярышты

Узган ялларда Сабаның «Аргамак» картодромында Мини, Супер-мини, ОК-Юниор, ОК, KZ2 классларында картинг буенча Россия чемпионатының 5нче һәм беренчелегенең 6нчы этаплары үткәрелде.

Чемпионатка Россиянең төрле шәһәрләреннән, Калининградтан алып Владивостокка кадәр 186 спортчы килде.

Ике көн дәвамында барган  ярышларда  Саба “Торнадо”  картинг  клубында  шөгыльләнүчеләр дә, гомумән, Татарстанннан 20 пилот  җитезлектә көч  сынашты. Шулай да  уңыш башка  төбәкләрдән   килүчеләргә  елмайды. Әйтик, республикабыз пилотлары дә кергән KZ-2 классында бәйгедә  финалны  Мәскәү  спортчысы  Максим  Орлов отты. ОК-Юниор классында Гусь-Хрустальныйдан   килгән  Илья  Березкин 210 очко белән  төп  көндәшләрен  артта  калдырды.  Башка  классларда  Мәскәүдән  Марк  Зайцев (Супер-мини), Святослав Иванов (Микро), Санкт-Петербургтан Владимир Гуго (Мини)  җиңү  яулады. Алар  Сочида булачак  чемионатта  катнашачаклар.

Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар SMP Karting җитәкчесе, РАФ вице-президенты Сергей Сироткин, Формула-1нең беренче Россия пилоты һәм SMP RACING Спорт директоры, РАФ вице-президенты Виталий Петров, картинг комитеты рәисе РАФ Роман Чамкин, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов катнашты.

"Аргамак" картодромында "КАМАЗ-мастер" һәм “Формула-1”  узыш автомобильләре тәкъдим ителде. Алар янында истәлек фотосына төшәргә һәм шулай ук автомобиль спорты буенча уен симуляторларында да уйнарга мөмкин иде. Алдагы  ялларда  “Аргамак”та Ротакс Макс сериясе буенча  чираттагы  этап  уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев