Сабада социаль хезмәт алучылар өчен «Дөньяда иң яхшы әни» дигән бәйрәм чарасы узды
Әниләр көне
Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Әниләр көненә багышланган "Дөньяда иң яхшы әни" дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрне искә төшерделәр, биремнәрне үтәделәр. Иганәче һәм чәчәкләр кибете хуҗасы Гөлнара Галимова яулык бәйләү һәм конфетлардан букетлар ясау буенча мастер-класслар оештырды. Бәйрәм уңаеннан котлау җырлары белән социаль хезмәтләр алучы Шакирова Айзилә чыгыш ясады.
Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай энергия һәм якты тәэсирләр алды. Бәйрәм бик күңелле, игелекле булды һәм тату чәй эчү белән тәмамланды. Әниләрнең яхшы кәефе бәйрәмгә әзерләнүчеләргә иң яхшы рәхмәт сүзләре булды. Киткәндә, әниләр һәм әбиләр, шулай ук барлык кунаклар рәхәтлек һәм уңай хис-кичерешләр өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев