Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада тәрбиячеләр һәм логопедлар өчен семинар узды

Тәрбиячеләр һәм логопедлар очен “Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияларында, мәдәни практикаларның төп формалары” дигән темага район семинары узды

Кичә Саба ның  “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм  логопедлар очен “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, мәдәни практикаларның төп формалары” дигән темага район семинары булдып узды.

 Семинар барышында тәрбияче Алсу Хаҗиева икенче кечкенәләр төркемендә мнемотаблица һәм логопед күнегүләрен кулланып,сөйләм үстерү буенча түгәрәк эшчәнлеген күрсәтте.

 Бакча логопеды Мөнирә Сабирова,психолог Голназ Хисамиева, рус теле тәрбиячесе Ләйсән  Мәүләвиева тарафыннан мастер - класс тәкъдим ителде.Тәрбияче Галия Якупова  кызыклы экспериментлар эшчәнлеге белән таныштырды.

 Елдагыча традицион рәвештә семинарда мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән музыка җитәкчесе Алсу Галимуллина, рус теле тәрбиячесе Ләйсән Мәүләвиева һәм төркем тәрбиячеләре җитәкчелегендә “Брысь” дип исемләнгән музыкаль  әкият  сәхнәләштерелде.

  Шулай ук семинарда төрле дидиактик уеннар һәм конструкцияләү буенча күргәзмә дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев