Сабада “Тоннель” операциясе булды
Алга таба тагын көтелә
Районда чираттагы “Тоннель” операциясе Байлар Сабасының Мәктәп урамында үткәрелде. Ике сәгатьтә 71 транспорт чарасын тикшерелде. Автомобильдә барганда иминлек каешын такмаган яисә тиешенчә эләктермәгән 12 йөртүчегә беркетмә төзелде. Бер йөртүче баланы автомобильдә йөртү кагыйдәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Декабрь аенда “Тоннель” операциясе киләсе атна башында үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев