Сабада Тукай бәйрәме
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез , татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуны билгеләп үттек.
Бу бәйрәм якынлашкан саен ,Тукай безгә тагын да якыная , аның шәхесе , тарихтагы урыны безгә тагын да олырак , мәһабәтрәк булып күренә. Тукайны искә алу бәйрәме – бер татар халкының гына түгел , бөтен тугандаш халыкларның әдәбият бәйрәменә , Ватаныбызның бөек улына халкының тирән ихтирамын , мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде . Шул уңайдан район мәдәният йортында һәр ел саен бу бәйрәмне , ягъни татар теле һәм әдәбият атналыгын , зурлап билгеләп үтәбез.
26 апрель, 2018 ел.
(Отдел Культуры)
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев