Сабада укытучы-остазларны «Алдынгылар хәрәкәте»нә кабул иттеләр
Сабада остазлар һәм укучы-активистлар өчен «Алдынгылар хәрәкәте» сафларына рәсми төстә кабул итү тантанасы узды.
Сәламләү сүзе белән Саба мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Хәнәфиева чыгыш ясады һәм катнашучыларга куелган барлык максатларга ирешүдә уңышлар теләде, һәрвакыт һәрнәрсәдә беренче булырга өндәде. Шулай ук катнашучыларны "Алдынгылар" хәрәкәтенең Саба муниципаль районы җирле бүлекчәсе кураторы Илнар Хаҗиев тәбрикләде.
Мәгариф учреждениеләре директорлары киңәшчеләре значоклар һәм хәрәкәт беләзекләре тапшырдылар.
Остазлар, үз чиратында, илнең лаеклы, мөстәкыйль гражданнарын тәрбияләү өчен буыннарның ныклы бәйләнешенә, үзара хөрмәткә һәм үзара ярдәмгә омтылырга вәгъдә иттеләр!
Алдынгыларыбызны һәм аларның остазларын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев