Сабада үзешчән композитор һәм шагыйрә Рәйсә Имамиеваның иҗат кичәсе узды
Бөтен гомерен мәдәният-сәнгатькә багышлап, халкыбызга рухи байлык өләшеп яшәүче мөхтәрәм райондашыбызның 85 яшьлек туган көненә багышланган кичә аның иң якын сәнгатьтәш һәм иҗатташ дусларын, җыр-моң яратучыларны район мәдәният йортына җыйды.
Илле елдан артык гомерен районыбызга гына түгел, татар милләтенә тугры хезмәт иткән, киләчәк буыннарга да мирас итеп калырлык кыйммәтле ядкарьләр – методик кулланмалар булдырган “Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” Рәйсә Имамиева сәнгатьне яратучыларга олы сәхнәләргә юл ачкан, кыенсынып торганнарга беренче адымнарны ясарга рух-дәрт өстәгән, канат куйган мөхтәрәм шәхесләрнең берсе. 1972 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, район мәдәният йортына методист булып эшкә килгән көннән алып, Рәйсә апабызның бөтен тормышы, үткәне һәм бүгенгесе җыр-моң белән бәйле. Әлеге еллар дәвамында районыбызның мәдәни-сәнгати тарихына һәм үз иҗатына багышланган сигез китап нәшер итеп, инде тугызынчысын әзерләү белән мәшгуль ул. Күркәм чараның “Нәүрүз” фольклор ансамбле башкаруындагы “Хыялымның ярсу чаптарлары” дигән җыр белән башлануы һич очраклы түгел, чөнки Әхмәт Гадел сүзләренә язылган әлеге сәнгать әсәре Рәйсә апаның зур сәхнәләргә беренче иҗат канатлары куйган җыры булган.
“1972 елда Рәйсә апа мәктәпкә менде дә, 5 сыйныфлар арасыннан халык уен кораллары оркестры оештырырга сәләтле балаларны туплады. Безнең белән оркестр оештырды. Менә шуннан бирле Рәйсә апага ияреп, аннан аерыла алмыйча, шушы яшькә кадәр сәхнәдә йөргән көнебез. 1989 елда “Нәүрүз” фольклор ансамблен оештырды. Ул таркалмыйча, әле дә коллективны барлап, зур дәрәҗәләргә ирештерде”, – дип сөйләде ансамбль җырчысы Роза ханым.
Рәйсә Имамиева төрле елларда “Ләйсән” агитбригадасын, “Лира” ансамблен, “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе, “Гөлбакча” төркемен оештырып, зур уңышлар казандылар, “Нәүрүз” 2004 елда халык фольклор ансамбле исеменә лаек булды. Район мәдәният йортында Рәйсә Имамиеваның күп еллык эшчәнлеге, һөнәри осталыгы өчен яуланган Мактау кәгазьләре, Дипломнардан торган бай күргәзмә аның фидакарьлеген, мәдәнияткә салган хезмәтләрен чагылдыра иде.
Чараны алып баручыларның берсе – “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе, Рәйсә ханым белән районның мәдәни тормышында кайнап яшәгән Әлфия Мөбарәкова мөхтәрәм остаз белән бәйле кызыклы истәлекләрне барлады.
“Рәйсә апа шушы мәдәният йортында төрле чараларга бик күп сценарийлар язды, алар белән күп концертлар, бәйрәмнәр алып бардык. Ул безне халык алдында чыгыш ясарга өйрәтте. Сез, тамашачылар арасында да аның җылы кулы кагылганнар күптер. Рәйсә апа 50 ел бары бер урында – район мәдәният йортында хезмәт итте. Сәхнәгә чыккан һәр кешегә иң дөрес бәяне ул бирде. Берсеннән-берсе матур җырлары бөтен дөньяга таралды”, – дип сөйләде Әлфия Галимҗан кызы.
Рәйсә Билал кызы үзенең һәр җыры яңгыраган саен аның язылу тарихы белән таныштырды, бүгенгәчә тыйнаклыгын саклап, уртак хезмәт җимеше икәнлеген ассызыклады: “Җыр минеке генә түгел, аның ике авторы һәм халыкка танытучысы була. Мин Зөфәр Шәйхетдиновның 10лап шигыренә көй яздым” дип, һәрберсенең шигырь авторларын атап барды. Мөхтәрәм юбилярны үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Альберт Гүзәлов котлап, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды. Рәйсә Имамиева иҗат иткән җырларны үзе сәхнәгә юл ачкан “укучылары” Зөлфия Зиннурова, Мөдәрис Якупов, Фирдәүсә Нәзирова, Ринат Шамилов башкарып, остазларына күңел түреннән чыккан моңнары белән бергә, олы ихтирамнарын да ирештерделәр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп китаплар авторы Шәмсия Шиһангирова да аның иҗатын яратучыларның берсе.
“Безне Рәйсә апа белән бик озак еллар дәвамындагы дуслык бәйли. Иң беренче китабын миңа нәшер итәргә туры килде. Ул юка гына басма бик бәхетле булып чыгып, башкаларына юл ачты”, – диде Шәмсия ханым һәм Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакировның Мактау Грамотасын, бүләген тапшырды. Үзенең шигъри тәлгәшләрен дә бүләк итте. “Рәйсә апа кебек күпкырлы талант иясе бик сирәк туадыр. Үзе җырлый, үзе баянда уйный, үзе яза. Шәһәрдә яшәсә, зур галимә булыр иде. Аның җыйган фольклоры, авыл көйләрен нотага күчерүләре барысы да халкыбыз өчен башкарылды. Ул аларга күп тырышлыгын салды. Сәхнә аның баласы да, бөтен тормышы да булды”, – дип сөйләде үз чыгышында райондашыбыз, танылган журналист Сөембикә Кашапова.
Әлбәттә, Рәйсә ханым белән бергә 50 ел бер сәхнәдә чыгыш ясаган Вилорик Вәлиуллинны зур хөрмәт белән каршы алып, тамашачылар алкышына күмелде.
Рәйсә Имамиеваны тәбрикләүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп кенә торды. Сиксәненче елларда ул җитәкләгән “Мишә дулкыннары” әдәби-музыкаль берләшмәсе бик күп иҗатчыларга канатлар куйды. Бәйрәм чарасында да район китапханәсе каршында эшләп килүче берләшмә әгъзалары чыгыш ясап, күп китаплар авторы, язучы-журналист Гөлсинә Галимуллина Рәйсә ханымны районыбыз мәдәният өлкәсенең легендасы дип атады. Туган төбәге – Түбән Шытсу авыл җирлегеннән якташлары җылы чыгышларын бүләк иттеләр.
Иҗат кичәсенең икенче өлешен район мәдәният йортында 23 ел дәвамында бергә эшләргә насыйп булган Ядкар Хәбибуллин алып барып, ул да шул чор хатирәләре белән бүлеште. Якташыбыз, танылган рәссам Мөдәррис Минһаҗев Рәйсә Имамиевага юбиляр үзе сурәтләнгән картинасын бүләк итте. Республиканың танылган шәхесләре – Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, сәхнә остасы Алмаз Хәмзин, Рафинад Сәлахов каллиграф Нәкыйп Нәккаш, “Салават” җыр театры баянчысы Альфред Якшимбетов, районыбызның “Дулкын”, “Бәйрәм”, бию коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән сокландырдылар.
Кичә ахырында Рәйсә Имамиева чараны оештырган Хәниф Тимербаевка олы рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Мондый кичә уздыру исемдә дә юк иде. Хәниф башкарып чыкты. Мине онытмыйча, хөрмәт итеп килгән һәрбер тамашачыга бик зур рәхмәт, зал тутырып килгәннәр”, – диде юбиляр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев