Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада узган «Кабак бәйрәмендә» 92 килолы кабак үстергән райондашыбыз да тәбрикләнде

Алтын көзнең җылы, кояшлы бер көнендә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы кабат халыкны кабак бәйрәменә җыйды.

Җомга көнне үзәк мәйдан чын Сабантуйны хәтерләтте: кабактан әзерләнгән    ризыклардан   сыгылып торган өстәлләр урам буйлап тезелеп, тәмле-татлы хуш исләр бөтен тирә-юньгә таралды. Явым-төшемнәрнең  сирәк  булуы  да кабак үстерүчеләргә киртә булмаган: быел бакча патшабикәләре тагын да зуррак һәм күбрәк булып өлгергәннәр.  Иң түрдә, әлбәттә, бәйрәмнең төп хуҗалары  урын алган иде. Быел  кабаклар барлыгы  24 булып, бәйрәм ахырында кайсысы тантана итәчәген сабыр гына көтеп тордылар. Районыбызда күп еллар дәвамында үтүче әлеге күркәм чара белән танышырга   республика  газеталарыннан һәм телевидениеләреннән  журналистлар, танылган блогерлар да килгән иде.

«Саба дулкыннары» телерадиоком­паниясенә шушындый югарылыктагы бәйрәм оештыруларына бик зур рәхмәт. Кабак бәйрәме бакчачылар хезмәтенә күпмедер нәтиҗә ясау да. Бакчада хезмәт кую үзе бер зур эш булса, бирегә әзерләнеп килү икеләтә хезмәт. Бәйрәмне зурлап килүчеләргә бик зур рәхмәт!  Үзегезгә күтәренке рух алып китәрлек булсын», – диде үзенең сәламләү чыгышында башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов. Телерадиокомпания җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова коллектив исе­меннән 20 ел дәвамында  бәйрәм үт­кәрергә мөмкинлек биргән районыбыз җитәкчеләренә  рәхмәт сүзләре җит­керде. 

Комиссия әгъзаларына һәр күргәзмә мәйданчыкларын карап, җиңүчеләрне бәяләү җиңелләрдән бирелмәде. Чөн­ки композицияләр берсеннән-берсе матур, кабатланмас, югары сәнгать әсәренә тиң булырлык иде.  Ә иң зур – күпертелгән кабакны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзер­ләгән, гомумән, авыл клубларын, китапханәләрен берләштергән  әлеге зур, көчле коллектив бөтен фантазияләрен эшкә җигеп,  быел да   «кабаклар патшалыгы»  тудырган.

Олы Нырты мәдәният йорты хез­мәткәрләре  бәйрәмгә «Олы Нырты» брендын булдырганнар. Эченә  кабак тутырылган  каз да  пешереп алып килгәннәр иде. «Кабак бәйрәменә 20 ел киләбез. Быел юбилей елы булгач, аеруча ныклап әзерләндек. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче  фольклор ансамблебез белән  такмаклар яздык.  Бу бәйрәмне ел да көтеп алабыз, үзебезнең Сабабыз белән горурланабыз. «Олы Нырты» бренды астында кабак суын, пюресын, чәен әзерләдек», – дип сөйләде Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гөлназ Гаффарова.   Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәре Илшат Шәрифуллин кабактан окарина дип аталган тынлы музыка коралы ясап, тамашачыларны «Бас кызым, Әпипә» көен уйнап күрсәтеп сокландырды. «Әллә кабактан да моң чыга инде», дип кызыксынып янына килүчеләр дә булды. Юлбат мәдәният йорты мөдире Гүзәл Фәтхриева 20 еллык бәйрәмгә күз явын алырлык бизәлешле,  өстәл кадәр зурлыкта торт пешергән иде.  Быел бәйрәм шунысы белән дә үзенчәлекле булды: беренче тапкыр лотереяга  кабак бәлеше  уйнатылды. Ул бәйрәмгә Казан шәһәреннән  махсус кайткан  Татар Икшермәсе тумасы Рәмзия  ханым бәхетенә елмайды. Финанс-бюджет палатасы  быел да  бик тә үзенчәлекле композиция әзерләп килеп, район буенча иң күп салым кертүче оешмаларны кабаклар зурлыгы белән сурәтләгәннәр иде. Кырбаш мәдәният йорты  хез­мәткәрләрен бик тә  үзен­чәлекле эшләнмәләре җи­ңүче итеп танытты.  Райо­ны­бызның социаль өлкә уч­реждениеләре дә бәйрәмдә зур әзерлек белән, оешкан төстә катнаштылар.  «Тургай» приюты бер арба  көзге уңыш  төяп килсә, Югары Утар интернат-йорты  коллективы пешереп алып килгән камыр ризыкларын халык чират торып алды. Саба гимназиясе кабактан хапама дип аталган  әрмән ризыгы тәкъдим итеп, халыкны затлы сый белән кунак иттеләр. «Кабак –  әрмәнчә  җир шары символы,  дөге һәм май – мул, бай тормышны,  төрле җимешләр – милләтләр дуслыгын,  алар барысы бер­ләшеп, тыныч  җир йөзен   гәү­дәләндерә», – дип аңлатты гим­назиянең педагог-оештыручысы Луиза Саргсян.

Елдагыча, балалар бакчала­ры да әлеге бәйрәмгә зур әзер­лек белән килгәннәр. «Бәй­рәмгә 38 төрле продукция алып чыктык. Үзебезнең бакчабызда үстерелгән кишер, чөгендер, кабактан пешерелгән төр­ле­­дән-төрле ризыкларны тәкъ­дим итәбез. Барлыгы 450 данә кабак бөккәне пешердек.  Кышлыкка уылган кишернең килосын 80 сумнан сатабыз», – диде  «Шатлык» балалар бакчасы  мөдире Рушания  Зарипова.

Иң зур кабак үстерүче булып  быел да  Байлар Сабасыннан Алисә Һадиева танылды. Узган елгысы  62 килограмм 400 грамм авырлыкта булса, быел Алисәнең гигант кабагы нәкъ 30 килога артыграк  –  92 килограмм 400 грамм тәшкил итте. «Мин кабак үсентесен  май аенда  ачык туфракка чыгарып утырттым. Башта салкын булганлыктан, августта гына үсә башлады. Былтыргы ук сортны махсус бәйгегә дип үстердем.  Технологияләре бик катлаулы: су сиптем дә, бетте түгел, гел карап торырга кирәк. Үзем дә кабак ризыкларын яратып әзерлим», – диде Алисә. Бәйрәм тамашасын һәвәскәр җырчылар, агитбригадаларның күңелле чыгышлары ямь­лә­­де

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев