Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада юл хәрәкәте иминлеге атналыгы бара

Мәгариф учреждениеләренә йөрүчеләр иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм урам-юл шартларында үткәрелгән профилактика чаралары һәм акцияләр дә зур тәрбияви әһәмияткә ия.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге начальнигы Гүзәл Ягәфәрова ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенә быел укырга кергән 16 баланы “зебра” аша үтү, юл читеннән бару кагыйдәләрен кабатлау өчен акциягә алып чыктылар. Чараны оештыручыларга юлда транспорт хәрәкәтен туктатып торырга мәктәпнең ЮИД инспекторлары булышты. “Мин боларны беләм. Юл аркылы чыкканда башта сулга, аннары уңга карыйсын “Шатлык” бакчасында өйрәттеләр. Кагыйдәне бозасы түгел”,– дип мактанды Салават Котдусов. Кечкенәдән канга сеңгән онытылмый. “Сыйныфтагы 9 малай, 7 кызның барысы да бакчага йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышу шөгыле үткән. Хәзер программаны яңа баскычта класстан тыш чараларда кабатлыйбыз, презентацияләр карыйбыз, рәсемнәр ясыйлар. ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашындагы шөгыльләр дә укучыларда тирән эз калдыра”,– ди укытучылары Элеонара Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев