Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада “зебра”ларда җәяүлеләргә юл бирмәү һәм башка кагыйдәләрне бозу очракларын тикшерәләр

“Иминлек атналыгы” бара

    Балалар катнашындагы юл-транспорт  вакыйгаларын профилактикалау максатында республикада 16-20 сентябрь көннәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы” үткәрелә. Бу  чорда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны мәктәп автобусларында йөртү  кагыйдәләренең үтәлешенә, “зебра”ларда җәяүлеләргә юл бирмәү фактларын кисәтүгә игътибарны тагын да  арттырачаклар. Автомобильләрдә махсус утыру җайланмаларының, иминлек каешларының кулланылышын тикшерәчәкләр. Йөртүчеләрнең юлны аркылы  чыгу урыннарын­да акрын тизлектә барулары, җәяүлеләрнең “зебра”дан автомобильнең туктаячагына ышан­гач кына чыгулары сорала. Өстәмә рәвештә кул белән сиг­нал бирү дә артык булмас. Көннең  караңгы  вакытында  яктылык  кайтаргыч  элементлары булган  киемнәрдән    йөрү  мөһим. Шушы элементар  чаралар балаларны  хәвеф-хәтәрдән   йолып калачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев