Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада зур төзелешләр бара: тагын нәрсә салалар?

Быел район үзәгендә угы күккә ашкан башнялы краннарны берничә урында күрергә мөмкин.

 Димәк,  Саба чын  мәгънәсендә төзелешләр   мәйданчыгына әве­рел­гән дигән  сүз. Объ­ект­лар­ның  да нин­диләре генә әле.  Барыбызны да – яшьләрне дә,  өлкәннәрне дә  куандыра торганнары. Әйтик, район үзәк хастаханәсе биләмәсендә төзелә башлаган  йөрәк-кан тамырлары үзәге барыннан  да  элек  инсульт  куркынычы  янаган  кешеләр мәнфәгатьләрен күздә тота. Ә  ул  чир яшеңне-картыңны  сорап  тормый. Мисалга, 60  яше дә тулмаган ир-ат башы  авыртудан зарлана. Хастаханәгә бармый. Хәле начарлангач, Сабага  алып  китәләр  китүен.  Әмма инде  Арчага җибәрергә соң була.

 Без  инде йөрәк-кан тамырлары үзәге проекты әзерләнүе турында элегрәк   язган идек. Ниһаять,  сүздән эшкә  күчелде. Объект  өч районга  (Кукмара, Саба, Теләче) хезмәт   күрсәтәчәк һәм республика  клиник  хастаханәсе,  Арча кан тамырлары үзәкләренә булган   йөкләнешне   җиңеләйтәчәк.  

Бәясе 628 миллион  сумлык төзелешне “Артстрой”  җәмгыяте (генподрядчы "Алтын Групп") алып бара.  Тәмамлау  вакыты  – агымдагы  елның декабре.

“Проект 2019  елда ук эшләнгән  иде. Шуңа кайбер үзгәрешләр кертергә туры   килә. Графикка сыешып барабыз. Хәзер мәйданы 6,5 мең  квадрат метр тәшкил иткән бинаның  подвал  өлеше  эшләнеп бетте, берничә бетон плитә саласы калды. Планда катлаулы формадагы бина хәзерге хирургия корпусының бинасына кушып проектланган. Территорияне төзекләндерү үз эченә керү юлларын, тротуарларны, пациентларның йөрү зонасын, кече архитектура формаларын урнаштыруны, яшелләндерүне ала. Халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын урнаштыру каралган”, – диде  прораб  Ришат Борһанов.

Төзелеш 2024-2025 елларда авыл территорияләрен комплекслы үстерү проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Марат Йосыпов, үзәк хас­та­ханә­нең­ баш та­­бибы:

“Үзәк баш  мие  кан әйләнеше  кискен бозылган  авыруларны  кабул итәчәк. Беренче  катка 12  койка-урынлы  яту, кабул итү-диагностика, рентген-компьютер томографиясе һәм 6  авыруга интенсив терапия (реанимация) бүлекләре  урнашачак. Икенче  кат 12  урынлы палаталары белән киң профильле  эндоскопия-хирургия  бүлеге һәм 2 операция бүлмәсе өчен  билгеләнгән. Подвалда стерилизация блогы,  калдыкларны үзәкләштерелгән  зарарсызландыру бүлмәсе,  ярдәмче бүлмәләр булачак. Тәүлек буе эшлиячәк үзәкне  кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе җитди куела. Авыруларга  72  кешелек  персонал хезмәт   күрсәтәчәк, шул исәптән 5 невролог, 5 анестезиолог-реаниматолог. Үзебездә эшләүчедән тыш, тагын бер невролог эшкә  кайтырга тиеш,  ике кешебез ординатурада укый,  кыскасы, әлеге белгечләр белән проблема  килеп  чыкмас дип  өметләнәбез. Параллель рәвештә дәвалау  физкультурасы үткәрү өчен табиб-психологлар да кирәк. Моннан тыш хастаханә поликлиникасында гамәлдәге  лабораторияне тәүлек буе эшләтү планлаштырыла. Ике арада анализларны тизрәк йөртү өчен пневмопочта да кулланылачак.  Үзәкнең  сафка басуы  авыруларның гомерен  саклап калу буенча  күрелә торган  чараларны  кискен   яхшыртырга   булышлык  итәчәк”.

    

Сабада тагын  зур күләмле объект – гимназия биләмәсендә Балалар ижаты йорты төзелеше дә башланды. “Анда тагын нәрсә салалар?” дип кызыксынучыларга шушы мәгълүматны  җиткерәбез.  Проект өчен үрнәк итеп  Баулыдагы  Балалар иҗаты  йорты  алынган. Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 2633  квадрат метр  тәшкил итә. Үз  эченә вестибюльне, тамаша һәм  китап уку залларын, артистлар һәм техник иҗтыяҗлар  өчен  бүлмәләрне алачак. Тамаша  залы  эстрада һәм халыкның   аз хәрәкәтләнүче  категориясенә  урыннар белән җиһазланачак. Төзелешне "Таш" подряд оешмасы алып бара һәм  җиһазлар, инвентарь сатып алу да подрядчыга   йөкләнә. Хәзер төзүчеләр  котлован   казый. Смета бәясе 246 миллион  сумлык бина  2025 елның беренче кварталында  файдалануга тапшырылачак.  Исеменнән  күренеп торганча, әлеге объект балалар  өчен.

Районда яшьләрнең  торак шартларын  яхшырту  максатында социаль  ипотека программасы уңышлы дәвам итә. Соңгы 5  елда төзелгән  күпфатирлы  йортлар Тынычлык урамына чын мәгънәсендә шәһәр төсе  кертте. Хәзер әлеге зонада “Ак таш” җәмгыяте 36  фатирлы 6нчы торак бинаны  сафка бастырып  килә. Объект август  аенда  булачак хуҗаларына тапшырылыр дип  көтелә. “Ак таш” шулай  ук Шәмәрдәндә 12 фатирлы йорт төзи. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев