«САБАГА КИЛГӘН САЕН СОКЛАНУЫМ АРТА»
Узган атнада Сабада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская муниципаль районнардагы үзенең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар–киңәшмә үткәрде.
«Мин кеше хокукларын яклаучы буларак, закон нигезендә муниципалитетларда җәмәгать ярдәмчеләре белән эшне оештырырга хокуклымын. Республика буенча 50 җәмәгать ярдәмчесе бар. Алар – халык тарафыннан абруй казанган, лаеклы, төрле өлкә кешеләре. Без ел саен республиканың төрле министрлык ведомстволары җитәкчеләре белән күп темаларга очрашулар үткәрәбез. Чөнки җәмәгать ярдәмчесе халыкны кабул иткәндә үзе дә бар яктан мәгълүматлы булырга тиеш. Бүгенге очрашуыбыз яшьләр сәясәтенә багышлана. Саба районында яшьләр өчен булдырылган мөмкинлекләр, теләгән шөгыльләрен һәм ялларын оештыруда тудырылган уңайлылыклар белән танышырга килдек», – диде Сәрия Сабурская эшлекле визитның максаты хакында. Делегацияне райондагы спорт корылмалары белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов таныштырды. Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше «Сабантуй» спорт комплексында дәвам итте. «Безнең Сабада очрашуыбыз һич очраклы түгел. Чөнки килгән саен Сабага соклануым арта. Биредә зур эшләр алып барыла. Мәсәлән, бер килгәндә елга буе ташландык хәлдә иде, бүген мин аны танымый тордым. Саба көннән-көн үсә, матурая. Балалар өчен дә, яшьләргә дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган», – дип фикерләре белән уртаклашты Сәрия Сабурская. Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов әлеге очрашуның Сабада узуы олы дәрәҗә дип билгеләде..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласы
Фәридә Вилданова/Зөлфәт Галимов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев