Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде

Район хакимиятендә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашында беренчел буын медицина хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җәмәгать оешмасы вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде.

  Җитди сөйләшүдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов катнашты.

  Министр иң элек республикада сәламәтлек саклау торышына анализ ясады, Татарстанда кеше сәламәтлеген ныгыту өчен башкарылган эшләрнең юнәлешләрен аңлатты, үлем-җитемнәрне кыскарту, гомер озынлыгын арттыру максатында күрелгән чараларга тукталды.  “Болар бар да профилактик чараларның үз вакытында үткәрелүенә, сыйфатлы медицина хезмәтенә һәм  диспансер тикшерүләрне соңармыйча үткәрүләргә бәйле”, – диде ул. Министр ассызыклаганча, үлемгә китергән иң төп сәбәпләр исемлегендә элеккечә үк йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш очраклары тора. Саба районы буенча агымдагы елның 7 аенда 216  кеше вафат булган (узган елның бу чорында –188), шуларның 64е – хезмәт яшендәге кешеләр. 

   Марсель Миңнуллин  ерак авылларда яшәүчеләргә диспансерлаштыруны урыннарга барып үткәрүне тәэмин итүгә, ФАП эшчәнлекләренә тукталды, белемле кадрларны кайтару мәсьәләсенә дә тукталды. Шулай ук Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге кайнар элемтәсе эшли башлавын да искәртеп үтте. Республикада сәламәтлек саклау юнәлешендә нинди генә проблема килеп чыкса да, хәзер соравыңны 03-16 номерына  шалтыратып ачыкларга була. Колл-үзәк операторлары Татарстанның барлык медицина оешмалары эшли торган мәгълүмат системасына тоташтырылган.

Киңәшмә эшен Рәис Миңнеханов йомгаклап, медицина хезмәткәрләренә диспансерлаштыруга тагын да җитди алынырга, бигрәк тә авыр тормыш хәлендәге пациентларны күз уңында тотарга чакырды, табибларның үз  сәламәтлекләренә дә  игътибарлы булырга, диспансерлаштыруны беренче чиратта үзләреннән башларга киңәш итте. “Халыкны тикшеренүләргә үгетләүдән туктамагыз. Шуны аңласыннар: бу  беренче чиратта алар саулыгы, алар гомере өчен кирәк. Сәламәт яшәү рәвешен, дөрес туклануны да пропагандалагыз. Сезне тыңлыйлар, сезне ишетәләр”- диде район башлыгы.

(Язманың тулы варианты белән газетабызда танышырга мөмкин)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев