Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага Урал  эшмәкәрләре бизнес-миссия белән   килде

Кичә районыбызда Чиләбе, Свердловск һәм Курган өлкәләре эшмәкәрләре булды.

 

 

  Бизнес-миссия Татарстанның Урал Федераль округы  вәкиллеге һәм “Комсомольская правда” иҗат  йортының  Чиләбедәге   филиалы  тарафыннан  оештырылды. Урал  эшмәкәрләре Саба индустриаль паркы резидентлары белән очраштылар. Әлеге территориядә урнашкан “БиЭйчБи систем” компаниясе эшчәнлеге, “Иген” авыл хуҗалыгы кооперативының “Азык үзәге” төзелеше белән  башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары  Илнур  Котдусов таныштырды, эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде. Бигрәк тә терлек азыгы үзәге төзелешенә инвестицияләр кызыксындырды һәм бәхәс тә тудырды. “Алмаз” мебель компаниясендә дә бизнес  вәкилләре  үзләре  өчен  яңалык  ачтылар. “Без наем  программасы  буенча ел  саен 40тан  артык    йорт  төзибез.  Торакны мебель белән “Алмаз”  компаниясе  җиһазлый. Йортта  яшәүче  аренда һәм коммуналь хезмәтләр өчен генә түли”,– дип дип аңлатты  Илнур  Котдусов. Аграр көллияттә булу исә делегациядә фәкать  уңай тәэсирләр генә калдырды.  “Искиткеч һәм   моңсу да. Чөнки  бездә   мондый махсус урта  уку   йортлары юк. Ак көнләшү белән көнләшергә генә кала”,– дип фикерен  белдерде Чиләбе эшмәкәре Анатолий  Быстров. Көллият директоры   Закирҗан  Бикмөхәммәтов укыту-тәрбия эшенең  куелышы, матди тәэмин ителеш буенча  биргән мәгълүмат Урал төбәгендә киңяңгыраш  алачагына шик   юк.

“Безнең төп бурычыбыз – Татарстан  белән  Урал арасында  икътисадый  багланышлар   булдыру һәм  шул  ук  вакытта  гуманитар   хезмәттәшлеккә дә  ярдәм  итү. Без  елына икешәр-өчәр тапкыр бизнес-миссияләр  ясыйбыз. Бүген Саба районына   килгәнбез икән,   моның белән бик  бәхетлебез. Ни өчен дигәндә, район  безне бик нык гаҗәпләндерде.  Эшмәкәрләр Татарстанның  үзләре  өчен  иң   уңай  якларын   күрә  алдылар. Нәтиҗәдә, беренчедән, индустриаль паркта резидентлар булсын  өчен  бик тырышачакбыз.  Үзара  багланышлар юл  ачык. Анда,  чыннан  да, читтән   килгән резидентлар  бик  уңайлы шартлар  тудырылган. Урал  ягы  эшмәкәрләре  монда иркенләп  эшли, республикабызны  үстерүгә  өлеш кертә алачаклар. Кичә инвестицияләр үсеше  агентлыгында  да булдык. Кызыклы презентацияләр карадык. Татарстан – башка төбәк резидентлары кызыгырлык республика. Икенчедән,  аграр  көллият тормышы, укыту-тәрбия  эшенең  куелышы белән   танышканда  Татарстан  өчен  зур горурлык  хисләре   кичердем. Кунакларны  шулкадәр шаккатырдык һәм  гаҗәпләндердек.  Гомумән   алганда  Россия  төбәкләрендә  мондый хәл юк. Татарстан  яшь  буынны тәрбияләүгә зур  игътибар  биргән бердәнбер  төбәк  дип әйтәсем   килә.  Мин бер  елны Урал делегациясен  Кукмарага да алып  бардым.  Анда  Сингапур  алымы кулланып   укытулары  белән педагогларны  шаккаттырганнар   иде. Ә Саба  көллиятендәге  Хан алымы бөтен мактаулардан да  өстенрәк дип  әйтәсе  килә. Чын  мәгънәсендә башкаларга  үрнәк итеп  куярлык”,– диде Татарстанның Урал Федераль округы  вәкиллегендә вәкил  урынбасары     Фәвия Сафиуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев