Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабалылар – «Татар аты» беренче Бөтенроссия фестивале призерлары

Лениногорск районы Югары Каран бистәсендә «Татар аты» беренче Бөтенроссия фестивале булды

Бүген республиканың Лениногорск районы Югары Каран бистәсендә, онытыла барган атларыбызны милләтебезгә кайтару өчен армый- талмый эшләүче шәхесебез  Фәрит Нәбиуллинның "Алмакай"  утарында  «Татар аты» беренче Бөтенроссия фестивале булды. Программага татар токымлы атлар чабышы, кыргый атларны җигүгә өйрәтү буенча «Тай-тулак» команда ярышы, «Аударыш» уены һәм башка ярышлар кертелгән  иде. Фестивальдә Марат Әхмәтвәлиев җитәкчелегендә  Саба районы командасы да катнашты.. «Аударыш» (ат өстендә көрәш) ярышында Фирдүс Гарипов  һәм  Айрат  Әхмәтгалиев үз  үлчәү  авырлыкларында  2нче   урыннарны   алдылар.  Күрше Теләче районныннан Фирзәр Гыйниятуллин, үз аты белән чабышта катнашып, беренче булды. Лениногорск командасы гомуми зачетта беренче урынны  яулады.  Казахстаннан килгән команда да бик уңышлы чыгыш ясады. Фәрит Нәбиуллин инициативасы белән уздырылган, аның җитәкчелегендә әзерләнгән фестивальдә катнашкан батыр татар егетләре,  кызлары лаеклы чыгыш ясадылар. Фестиваль алга таба да дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев