Сабалыларга ВИЧ яныймы?
Саба районында 1 декабрьгә ВИЧ инфекциянең 36 очрагы билгеле.
1 декабрьдә Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Саба районында 1 декабрьгә ВИЧ инфекциянең 36 очрагы билгеле. Ике кешегә күңелсез диагноз быел куелган. Учетта 26 авыру тора. Үзеңдә иммун җитешсезлеге вирусы бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен анализга кан бирергә кирәк. “ВИЧны ачыклау өчен тест узарга канны Саба үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельшерларына мөрәҗәгать итәргә була”,–ди районның табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев