Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуй алды көнне кызыл туебызны бәйрәм иттек

Милли бәйрәмебезне райондашларыбыз нинди хис-кичерешләр белән каршылый, Шулар турында сораштык.

Резеда һәм Алмаз Әбүбәкеровлар, Байлар Сабасы:

Быелгы Сабантуй бәйрәмен  аеруча сөенечле, зур вакыйга белән каршылыйбыз: 7 июнь көнне  законлы рәвештә язылышып, парлы тормышка аяк бастык.  3 июнь көнне «Ярдәм» мәчетендә никахыбыз булды. Беребез – Сабадан, икенчебез – Сатыш авылыннан, 7 ел буе бер-беребезгә мәхәббәт хисләре белән яшәп, ныклы гаилә корырга җыендык. 9 июнь – Сабантуй алды көнне  кызыл туебызны бәйрәм иттек. Киләчәктә дә туган ягыбызда – Сабада яшәргә уйлыйбыз, икебезнең дә эш урыннарыбыз район үзәгендә урнашкан.  (Р.S. Резеда  Саба үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы, Алмаз «Сабагаз» идарәсендә эшли). 

Һәркемгә дә милли бәй­рә­мебезне гаиләсе янә­шә­сендә, күңел күтә­ренкелеге белән каршыларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев