Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сабантуйда уеннарга җиңәргә дигән максат белән керәм, җиңмәсәм, мин ул мин түгел кебек»

Айдар Шәмсевәлиев, Саба аграр көллияте укытучысы:

 

Сабантуйны,  елдагыча, көтеп алам. Ми­нем өчен ул милли бәйрәмебез булу  белән бергә,  спорт бәйрәме дә. Миңа 34 яшь, без – яшьләр категориясе вәкилләре. Спортка тартылуны үземчә яшьләр сәясәте дип атыйм. Шуңа күрә яшьләргә аз булса да үземнең үрнәгемне дә җиткерәсем килә. Икенчедән, Сабантуйда көч сынашу үзеңне сынап карау мөмкинлеге дә ул. Кыш буе чаңгыда йөрим, җәй буе үземне күне­гү­ләр белән чыныктырам. Сабантуйда шулай  үз өстемдә  эш­ләүгә  нәтиҗәләр ясыйм. Уеннарга катнашып бик күп бүләкләр алырга туры килде: тузан суырткыч, мультиварка, мантыварка, урындыклар. һ.б. Призларны акчалата тапшыра башлаган елны Сабантуйда барлыгы 14 мең сум акчалата бүләккә лаек булып, аңа костюм-чалбар сатып алган идем. Үз көчең белән тырышып эшләп  алган һәр әйбер аеруча кадерле була. Иң яраткан уеннарымның берсе – капчык сугышы. Шулай ук  авыш колгадан йөрү, капчыкта сикерү, ласты киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, чаңгыда йөрү, утын кисү һәм башка  уеннарга өлгергәнчә  катнашырга тырышам. Җиңәргә дигән максат белән керәм, җиңмәсәм, мин ул мин түгел кебек. Саба Сабантуе бик матур урында, ел саен зур оешканлык, күңел күтәренкелеге  белән үтә. Райондашларга борынгыдан килгән милли бәйрәмебездә актив булырга,  уеннарда катнашырга чакырам. Мәйданга чыгарга оялмаска, үзеңнең көчеңне  сынап карарга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев