Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның 6 нчы "Балачак" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ДКУ ТР "Саба урманчылыгы"ында булдылар

Сабаның 6 нчы "Балачак" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ТР "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесендә булдылар. Балалар өчен экскурсияне ДБУ"Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова үткәрде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үлән чималын эшкәртү цехын, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасын, музейны һәм Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәген карады. Зоя Мултанова балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр һәм тармак һөнәрләре турында җентекләп сөйләде.

Очрашу "Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре" программасы кысаларында оештырылды. "Saba Balahoner" – социаль юнәлешле проект, анда Саба муниципаль районы балалары һәм укучылары бушлай нигездә учреждениеләргә йөри һәм урыннарда төрле һөнәрләргә өйрәнә ала. 

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев