Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның “Сабантуй” спорт мәктәбе «Maxima Stablеs» бөтенроссия һәм муниципаль ярышларында

3-6 май көннәрендә Мәскәү өлкәсе «Maxima Stablеs» ат спорт комплексында конкур һәм “выездка” буенча бөтенроссия һәм муниципаль ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Рәсәй регионнарында үткәрелгән сайлау этапларында уңышлы чыгыш ясаган спортчылар катнашты.

“Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар әлеге ярышларда катнашты һәм узләренең уңышлары белән сөендерделәр.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Ахмитшина К.Н. Колари атамалы атта Җиңү Кубогын отты (5 нче маршрут), һәм 9 нчы маршрутта 1 урын алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Кира Николаевна 5 нче призлы урынга лаек булды.

Зәйнуллина Алинә Сабрина атамалы атта 5 нче маршрутта 2 нче урын, 1 нче маршрутта шулай ук 2 нче урын, 9 нчы маршрутта 3 нче урынны алды.

Байрамова Наташа муниципаль зачетта 1 нче маршрутта 4 нче урын алды.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Мустафин Равил Абдулович Колахан атамалы атта 9 нчы маршрутта 2 нче, 1 нче маршрутта 3 нче, 5 нче маршрутта 4 урыннар алды.

Спортчыларыбызны уңышлы чыгшлары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев