САБАНЫҢ ҮЗ “КУЛИБИННАРЫ“
Россиядә уйлап табу традицияләре бай тарихка ия. Шулай булмаса, СССРда июньнең соңгы шимбәсендә уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне билгеләнмәс иде.
Районыбыз да уйлап табучылары белән горурлана ала. Кызыл Мишә авылында туып, гомерен ветеринария өлкәсенә багышлаган Татарстанның атказанган уйлап табучысы Фәүзетдин Билалов (авыр туфрагы җиңел булсын) медицина өлкәсендә ачышлары (патентлы) белән танылган шәхес. Ул уйлап тапкан пешүдән барлыкка килгән инфекцияле тирән яраларны җөйсез төзәтә торган бальзам-мазь зур сорау белән кулланыла. Һәркем белә: рационализаторлык тәкъдимнәренә камиллекнең чиге булмау этәргеч бирә. Бездә һәр тармакның үз “кулибиннары” бар. Мәктәп укучылары да трактор кадәр трактор ясый, техник иҗатчыларыбыз “Яшь кулибинчылар” бәйгеләрендә җиңү яулый. Ә патент алынган ачышларга килгәндә, Саба урманчылары 2014 елда уйлап тапкан “Саба кылычы”н хәзер республиканың “Яшел хәзинә” хуҗалары кәлшәләр утыртуда куллана. Моңарчы бу эштә Колесов кылычы файдаланыла иде. Гади генә кебек күренсә дә, А.Колесовның нарат үсентеләрен утырту өчен гади һәм уңайлы корал эзләп табу омтылышлары берничә тапкыр нәтиҗәсез тәмамланган. Дистәләрчә көрәк ясап карау юлы белән, агроном барыбер нарат үсентеләрен утыртуны җиңеләйткән. Ә районыбыз урманчылары уйлап тапкан Саба кылычы (“Сабинский меч”, патент авторы Васил Гыйззәтуллин) Колесовныкы белән чагыштырганда тагын да камилрәк. “Күпкә җиңелрәк һәм уңайлырак. Ул ябык тамыр системасы белән үстерелгән кәлшәләр утырту өчен тиз арада 20 сантиметр тирәнлектәге чокыр ясау мөмкинлеге бирә. Кул көче кирәк тау битләрендә кәлшәләр утыртканда, полосаларны яңартканда аннан да җайлы инструмент юк. Аны үзебез ясыйбыз һәм башка урманчылыкларга да тәкъдим итәбез”,– ди баш урманчы Илһам Рәхмәтуллин Саба кылычы турында.
Районыбызның газ сәнәгате, авыл хуҗалыгы тармакларында да производствога байтак кына рационализаторлык тәкъдимнәре кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев