Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның сәләтле балалар мәктәбе беренче сыйныфка 21 укучыны кабул итте

Белем бәйрәме тантанасында Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров катнашты.

Сабаның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында барлыгы 220 бала белем ала.   Алар арасында Балтач, Кукмара, Питрәч, Алексеевск, Алабуга, Теләче районнарыннан килеп укучылар да бар. Быел мәктәптә математика фәнен тирәнтен өйрәнүгә басым ясалачак.

 Иң элек мәктәп директоры Ләйлә Мөбарәкшина укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм килгән кунакларны белем бәйрәме белән котлады. Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын җиткерде, мәктәп коллективына, укучыларга уңышлар теләде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы да балаларга яңа уку елында сынатмаска, тырышып укырга, җәмгыятебезгә, туган илебезгә лаеклы кешеләр булып үсүләрен, җәмәгать эшләрендә актив булырга чакырды.

  Алга таба бәйрәм кунаклары чыгарылыш 11 класс укучыларын алкышладылар, аннан соң беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларны каршы алдылар. Быел беренче сыйныфта  башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамилә Сәүбанова җитәкчелегендә  21 укучы-7 малай, 14 кыз белем алачак. Беренчеләргә җитәкчеләр мәктәп сумкалары, китаплар бүләк иттеләр. Әтиләре махсус хәрби операциядә булган 3 укучыга да махсус бүләкләр тапшырылды. Тантана матур шигырь  юллары, җырлар белән үрелеп барды.  Беренче кыңгырау чыңлагач, балалар бердәм рәвештә классларга таралышты. Хәерле сәгатьтә булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев