Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Лесхоз бистәсендәге маршруты

Бүген, 13нче июль, җәйнең матур бер көнендә, Лесхоз бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты гөрләп үтте. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала. Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмнең беренче өлеше “Сиренко” күле янында узды. Анда кунаклар Лесхоз бистәсенең кыскача тарихы, бистәбезнең үзешчән шагыйрәсе Сәрия апа Хафизова иҗаты белән таныштылар, “Кер чайкау” күренешен карадылар.

Сәрия апа үзенең “яңа гына табадан төшкән” шигырьләрен безгә тәкъдим итте. Шулай ук шагыйрәнең иҗаты һәм бистәбезнең сулыклары турында күргәзмә дә оештырылган иде. Аннары Фәрит абый кунакларны Лесхозның сулыклары һәм аларның тарихы белән таныштырды. “Сиренко” күленең гүзәл табигате барыбызның да йөрәкләрен әсир итте. Чараның икенче өлеше “Чүлник” күлендә дәвам итте. Монда “Чүлник” һәм “Карпат” күлләре тарихы сөйләнде, “Мунчала чыгару” күренеше күрсәтелде. Аннары гармун моңы астында урамнарны тутырып чишмә янына таба юл тотылды. Чишмәдә “Киленгә су юлы күрсәтү” йоласы күрсәтелде һәм проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Ныртыдан килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз мичтә пешкән коймак белән чәй эчү белән тәмамланды. Алга таба да сулыкларны, табигатебезне саклап, йолаларыбызны истә тотып, мондый күңелле очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев