Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сак булыгыз: тычкан бизгәге!

Район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Резеда Фәттахова белән әңгәмә

- Резеда Зөфәровна, ГЛПСның нәрсә икәнен сөйләп китегез  әле. Халык әлеге авыруны тычкан чире дип тә йөртә.

- Геморрагик бизгәк белән Бөер синдромы (ГЛПС) - бу барлык организмның вак тамырларын зарарлый, вируслар китереп чыгара торган үткен йогышлы авырулар төркеме - бөерләрнең кан әйләнешен һәм эшен боза. Бөерләрне тоташтыручы тукыма ялкынсынуы, геморрагик диатез (тукымаларның югары канлылыгы) рәвешендә барлыкка килә. Авыру бөтен дөньяда киң таралган.

- Саба районында ГЛПСның авыру дәрәҗәсе нинди?

- Саба районында ГЛПСның табигый учаклары бар. Һәр 3-4 елда, кимерүчеләр активлыгы белән бәйле рәвештә, бөер синдромы булган геморрагик бизгәк авырулары арта. Агымдагы елның 9 аенда безнең районда ГЛПС авыруының 22 очрагы теркәлгән, авыру күрсәткече 100 мең кешегә 74 очрак булган, бу 2022 елның шул ук чорыннан 2,2 тапкырга югарырак. 2023 елның октябреннән ноябренә кадәр инде 8 очрак ачыкланган. Олылар да, балалар да авырый.

- ГЛПСны ничек йоктырырга мөмкин? Ул тирә-юньдәгеләргә йога аламы?

- ГЛПСны барлыкка китерүче - кимерүчеләр организмыннан табигатьтә сакланып калган һәм сидек һәм тизәк белән тышкы тирәлеккә бүленә торган вирус.

Авыру кеше әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагы түгел. Кешеләрнең табигый кабул итүчәнлеге югары. Кешеләр урманда яки кырда төрле эшләр вакытында (утын яки печән әзерләгәндә, җиләк-җимеш, гөмбә җыйганда, шулай ук балык тоту вакытында), азык, су кулланганда яисә кимерүчеләр бүлеп чыгарган тузан иснәгәндә зарарланырга мөмкин. Авыру кимерүчеләрнең түшкәләренә орынганда, йогышлануның контактлы юлы да булырга мөмкин. Вирус белән зарарлану кимерүчеләр булган биналарны җыештырганда һава-тузан юлы белән булырга мөмкин.

- ГЛПС авыруын ничек белергә? Авыруның симптомнары нинди?

- Инкубацион (яшерен) чор (йоктыру вакытыннан алып клиник симптомнар барлыкка килгәнгә кадәр) - 4-49 көнгә, ешрак 2-3 атнага кадәр. Авыруның төп клиник билгеләре: кискен авырый башлау, тән температурасы 39-40 С ка кадәр күтәрелә, баш авырта, йөзнең гиперемиясе, йоткылыкның лайлалы тышчасы, склер, конъюнктивит, мускуллардагы авырту барлыкка килә. Алга таба температура түбәнәю фонында бил, эч авыртулары барлыкка килә, сусата. 3-4 көннщн кан саву урыннары барлыкка килергә мөмкин. 

- Чирне йоктырудан ничек котылырга? Профилактик чаралар нинди?

- Профилактиканың махсус чаралары юк.

Төп чаралар кимерүчеләр белән көрәшкә юнәлтелгән:

- Бакча участокларын һәм алар тирәсендәге территорияләрне яхшы санитар хәлдә тотарга кирәк: чүп-чардан һәм төзелеш чүп-чарыннан чүплекләр оештырмаска.

-Язын һәм көзен - кимерүчеләрне планлы рәвештә юк итәргә. Участокта эшләгәндә, печән, салам җыйганда бияләйләр белән файдаланырга, әгәр тузанлы эш булса - битлек кияргә.

-Эш беткәннән соң һәм төшке ашка тәнәфес вакытында кулларны сабын белән юарга.

-Азык-төлек продуктларын кимерүчеләр файдалана алырлык урыннарда калдырмаска, кимерүчеләр тарафыннан бозылган продуктларны юкка чыгарырга кирәк.

Кимерүчеләр яши торган биналарда дератизация (кимерүчеләрне кыру) һәм дезинфекция чараларын кулланып, дымлы җыештыру, перчаткалар һәм битлек киеп, үткәрергә кирәк. 

Күрсәтелгән чараларны үтәү Сезне ГЛПС авыруыннан саклаячак.

Шулай да әлеге чирне йоктырган булсагыз һәм Сез авырыйсыз икән, авыру билгеләре барлыкка килгәч, дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать һәм, һичшиксез, кимерүчеләр белән элемтә булу ихтималы турында хәбәр итәргә кирәк.

Актуаль мәгълүмат өчен Резеда Зөфәр кызына рәхмәт белдерәбез!

Район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге

Чыганак Саба муниципаль район сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев