Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салкыннар янгынга сәбәпче булмасын

01 хезмәте

  Айнур Галимуллин, Саба һәм Теләче районнарында янгын  күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы:

   Салкыннарда  янгыннарның  күпчелеге мунча мичләреннән   чыга. Йорт эчендәге  утын  яга торган тимер мичләр тиз суына. Үтә салкыннарда аларга 1,5 сәгать саен, аз-азлап ягарга киңәш итәбез. Йокларга ятарга 3 сәгать кала  ягуны туктатырга кирәк. Мичне һәрвакыт ак төскә агарту  сорала. Шушы таләп  үтәлгәндә, анда төтен  чыккан урыннар каралып, ачык күренеп торачак. Яңа  ел чыршыларга, тиз  кабынып  китә торган әйберләр булган башка  урыннарга  гирляндалар элү дә куркыныч. Розеткалардага начар  контакт  ут чыгуга  сәбәп булырга   мөмкин.  Янгын чыкканны яки ут телләре күтәрелүен (төтен таралу, көйгән ис килү) күргән очракта, кичекмәстән  “01”  телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Бүлмәләрдә сиганализация датчиклары булуы да  янгыннан  саклап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев