Салмыш йөртүче – юл бәласе
Исерекнең машина йөрткәнен генә түгел, җәяүлесен дә әйләнеп узарга тырышабыз. Руль артына утырганыннан саклану аеруча кыен. Кызганычка каршы, андыйлар әлегә кимеми.
Агымдагы елның 12 октябрендә полиция хезмәткәре Иштуганда “Иж-Планета-5” мотоциклында баручыны туктата. Йөртүченең аек түгеллеге сизелә һәм урынга килеп җиткән юл-патруль хезмәте инспекторы аңа алкогольне ачыклау өчен медицина тикшерүе узарга тәкъдим итә. Әмма В.Базьо закон вәкиленең таләбен үтәүдән баш тарта. Җәмәгать судьясы каршында ул көндез бер шешә сыра эчүен, аннары 16.00 сәгатьтә мотоциклга утырып юлга чыгуын таныды. Хәзер Базьо 1 ел да 6 ай дәвамында руль артына утыра алмаячак һәм шуның өстенә 30 мең сум күләмендә штраф та түлисе була.
Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев