Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салым чигерүләре гадиләшә

Моны белеп тору кирәк

   Күп кенә гражданнарның дә­­ва­лау, белем  бирү  уч­реж­де­ние­лә­реннән белешмәләр  алырга, декларацияләр тутырырга  вакыты да  калмый. Шуны исәпкә  алып, Россиядә яңа елдан социаль салым чигерүләрен алу процедурасы гадиләштерелде. Әйтик, 2024 елның 1 гыйнварыннан дәвалану, белем алу, иминиятләштерү һәм фит­неска чыгымнарны рас­лый торган хезмәтләргә тү­ләү турында бердәм нормага ки­те­рел­гән бе­лешмәләр кертелде. “Чы­гым­нарның һәр төренә үз бе­лешмәсе каралган, чыгымнарны раслау өчен башка документлар тәкъдим итәргә кирәкми”, – дип хәбәр иттеләр Федераль салым хезмәтенең районара инс­пек­циясеннән. Белешмәләр физик затның ирекле рәвештә тапшырыла торган гаризасы нигезендә бирелә.

Моннан тыш, салым түләүче оеш­ма һәм шәхси эшмәкәргә хезмәтләргә түләү турындагы бе­лешмәләрне салым органына электрон рәвештә тапшыру вә­каләтен бирә ала. Бу шулай ук салым түләүче гаризасы буенча башкарыла. Салым органы, 2024 елда килгән әлеге бе­леш­мәләр нигезендә, социаль салым чигерүләре алу өчен алдан тутырылган гариза формалаштырып, 2025 елда аны «Салым тү­ләү­че­нең шәхси кабинетында» урнаштырачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев