Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салымнарны вакытында түләмәсәң

Бурычлылар белән ведомствоара комиссия эшли

Район прокуратурасында салымнар һәм җыемнар  бурычларын киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Комиссия прокуратура, башкарма комитет, финанс-бюджет палатасы, районара салым инспекциясе, суд приставлары хезмәте, полиция, социаль иминият фонды вәкилләре составында даими рәвештә эш алып бара. Утырышка  салым һәм җыемнар буенча бурычлары булган  юридик зат чакырылып, аларнын аңлатмалары тынланды. 17 августка  булган  мәгълүматлардан   күренгәнчә, 29 юридик  затның гомуми бурычы  53 миллион сум тәшкил итә. Шуның 6,3 миллионы  физик затлар кеременә салым (НДФЛ). Әлеге төр салым буенча  бурыч  барлыкка    килү хезмәт  хакларының  вакытында бирелмәве белән  дә бәйле. Утырышка килүчеләр салымнарның вакытында түләнмәве сәбәпләрен аңлаттылар  яки бурычлы оешма  җитәкчеләренең  язмача  буенча белдерүләре  тыңланды. Җиде  оешма прокуратурадан  чакыру алу белэн 9 миллион сумнан артык салым  керткән. Әйтик,  “Игенче”  җәмгыяте 2 иллион  сумнан артык НДФл һәм  иминият  кертемнәре бурычын  каплаган. Берничә  җитәкче әҗәтләрен  шушы араларда  түләргә  ышандырды.  Комиссия утырышына 6 юридик  зат килмәде, икесенең адресы билгеле  түгел  һәм җитәкчеләре табылмаган. Алар белән эшне алга таба хокук саклау органнары дәвам итәчәк. Ел башыннан әжәтлэрнең кимү тенденциясе күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев