Шәмәрдән ярминкәсендә Пчеловод бәрәңгесен 15 сумнан саттылар
Шәмәрдән авылында үткәрелгән ярминкәгә күрше Балтач, Кукмара районнарыннан да килгәннәр иде.
“Кичә Мари-Турек районына базарга сату белән чыккач, кайтканда “Саба дулкыннары” радиосын тыңладым. Шәмәрдәнгә шәхси хуҗалыкларга да үз товарың белән килергә ярый дип ишеткәч, күңелгә керде бит. Кич әзерләндем дә, иртәнге 7гә килеп җиттем. Ярминкәгә олылар йөри бит инде. Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан күркә, ат итеннән колбасаларны 50 сум ташлама белән саттым. Чират торып алып бетерделәр. Барысы да үзебезнеке, 60лап сарык, 10лап тай асрыйбыз, пирог цехыбыз бар, кортлы май, сыр ясыйбыз. Шәмәрдән халкының табынары мул булуын телим”,– диде Кукмара районы Түбән Казаклар авылыннан Зөфәр Гобәйдуллин.
Чын базар күренеше дә күзәтелде. Әйтик, Пчеловод авылыннан бәрәңге алып килүчеләр килосын 15 сумнан саттылар. Нәтиҗәдә аның машинасы тизрәк бушады.
“Алар Шәмәрдәнгә ел саен килә. Халык та белә һәм күпләп ала. Шәмәрдәнлеләр киләсе елны кайгыртып арпа, бодай җыйды, борчак та әйбәт үтте. Катнашкан фермерларга бик зур рәхмәт, шәхси хуҗалыклар да ярминкәне тулыландырды”,– диде авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев.
Сораштырулардан күренгәнчә, сабалылар авыл хуҗалыгы ярминкәләренең ешрак үткәрелүен тели. Үзләре җитештергән товарларны сатуда халыкның активлыгын да арттырырга кирәк.
Ярминкәләрдә 66 хуҗалык, фермер, шәхси предприятие 89 урында сәүдә итте. Кулланучыларга 20 центнерга якын бәрәңге, 210 центнердан артык
ашлык сатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев