Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерюлчылар очрашты

Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерюлчылар көне уңаеннан спорт чарасы үтте.

   9 нчы август көнне Шәмәрдәндә физкультурачылар  һәм тимерюлчылар көне уңаеннан спорт чарасы үтте. Гаилә елы уңаеннан оештырылган әлеге чарада спортчылар гаиләләре белән катнашты.  Чараны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә  Гомәрова башлап җибәрделәр. Алар спортчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм ярышларда уңышлар теләделәр.Спорт сөючеләр исә  сынатмады. Алар йөгерү, гаилә белән эстафетада,  турникта тартылу, жирдән этелү, баскетбол, гер күтәрү, сумо ярышларында катнаштылар. Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнгә үзләренең матур концерт номерлары белән тагы да ямь өстәделәр. Спорт уеннарында Саба,Тимершык, Икшермә, Лесхоз, Шәмәрдән, Шытсу авылларыннан 100 дән артык кеше катнашты. Урыннар ничек билгеләнүгә карамастан, бәйрәмнән һәрберсе  күңел күтәренкелеге, яңа көч, грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев