Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Зәмзә­мия Зиннурованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Шәмәрдәндә яшәүче Зәмзә­мия Габделхәй кызы Зиннурова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгының Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм авыл җирлеге хезмәткәре Лилия Шакирова тәбрикләделәр.

Зәмзәмия Габделхәй кызы  Шәмәрдәндә күп балалы гаиләдә  туып үсә. Шәмәрдән мәктәбендә 5 сыйныф белем алганнан соң,  укуын туктатырга мәҗбүр була. Үзенең  көче җиткән өй эшләрендә булыша.  1951-1959 елларда Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, аннары Шәмәрдән участок хастаханәсендә санитарка, пешекче булып эшли. 1972 елдан лаеклы ялга чыкканчы 7 нче ашханәдә икмәк пешерүче булып хезмәт куя. 2000 елда  “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Зәмзәмия Габделхәй кызы 1956 елда кияүгә чыга, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше 1969 вафат була. Бүгенге көндә Зәмзәмия Зиннурова Шәмәрдәндә  яшәүче кызы Зөмәирә Хәлиуллина ярдәмендә гомер кичерә. Икенче кызы  Әлфия Удмуртия өлкәсе Ува бистәсендә яши. Өч оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев