Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Шәмәрдәндә яшәвебез белән бәхетлебез”

Шәмәрдәндә Яңа ел Чыршысын ачу тантанасы булды

Быел да шәмәрдәнлеләрнең бәйрәм тамашасы уза торган мәйданга күпләгән Кыш бабайлар, Кар Кызлары, урман җәнлекләре, төрле әкият геройлары җыйналган иде. Кыш бабайның әмереннән соң чыршыда утлар кабынгач, мәйдан биг­рәк тә сихри, әкияти дөньяга әй­ләнде. Шәмәрдәнлеләрне якын­­лашып килүче Яңа ел бе­лән  җирлек башлыгы  Альберт Вәлиев тәбрикләде. “2024 ел илебезгә тынычлык,  яхшы  хәбәрләр, күтәренке кәеф, һәр гаиләгә бәхет алып килсен. Узып баручы 2023 елда җирлегебезне үстерү, тагын да матурлау буенча зур эшләр башкарылды. Киләсе елда тагын да зур хезмәтләр көтә. Барыбыз бердәм, уртак көч булганда  җирлегебезнең якты, матур  киләчәге өчен алга куелган максатларның барын да тормышка ашырырбыз дип ышанам”, –диде Альберт Кави улы. Шәмәрдәнлеләрне  муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов   сәламләп, киләчәктә дә бердәм булып, зур уңышларга ирешеп  яшәүләрен теләде.

Белгәнебезчә, Яңа ел бизә­ле­ше буенча Шәмәрдән  респуб­ли­ка буенча  гел  алдынгы урын­­нарны алып килә. Быел да җир­леккә узуга күзне камаштыргыч утлар, бәйрәм рухы әсир итә. Оешма-предприятиеләрнең төрле табигать шартларында  зур көч куйганнары яхшы аңлашыла.   Бәйрәм тамашасында  да  һәрберсенә рәхмәт белдерелеп,  үзенчәлекле бизәлеш  буенча алдынгы урыннарны яулаучылар сәхнәгә чакырылып тәбрикләнделәр. 1урынны Шәмәрдән күптармаклы җи­теш­терү предприятиесе яуласа, Гран-прига Шәмәрдән ик­мәк кабул итү предприятиесе  лаек булды.  Шулай ук шәхси ху­җалыкларны гирляндалар бе­лән бизәүчеләргә дә зур хөрмәт күрсәтелде.

Узып баручы ел символы булган Куяннар чанада киләсе ел хуҗасы Аҗдаһаны тартып килеп,  халыктан гаеп итеп калмауларын, үзләре урынына кулында ут уйната торган Аҗдаһаны  калдыруларын игълан иттеләр. “Җай чыккан саен бездән куркак  куян, йомшак куян дип көләргә ярата идегез,  менә усаллар белән яшәп карагыз”, – диде куян   үзенең хакимлеген ризасыз гына  Аҗдаһага тапшырып. “Мин усал түгел, мин тәвәккәл, иңнәремә салынган кыюлык, ныклык, гаделлек, изгелек  һәм игелекле гамәлләрем сезгә яңа елда зур терәк булачак. Урынымны ала дип, миңа үпкәләп китмә, куянкай, гомерләр кебек вакыт та чикле, һәрбер көннең, һәрбер сәгатьнең  кадерен белеп, тормыштан ямь  табып яшик”, –дип мөрәҗәгать итте  Яңа 2024 елны үзенең ныклы кулына алачагына ышандырган Аҗдаһа.

“Хуш киләсең, Яңа ел!“ дип исем­ләнгән  тамаша Шәмәрдәндә эшләп килүче оешма-предприятие коллективларының күңелле  чыгышлары  белән дәвам итте. 

“Ел саен бу тамашаны көтеп алабыз.  Үзебез дә, балалар да  бәйрәмне бик яратабыз. Тормыш иптәшем Алмаз белән   бер кыз, бер малай үстерәбез. Кызыбыз  Әдилә  килгәннән бирле бии.  Ел саен Яңа ел чарасын  бик матур итеп оештыралар. Балалар өчен дә, олылар өчен дә бәйрәм итәргә бөтен мөмкинлекләр булдырылган.  Шәмәрдән елдан-ел үсә, матурая, төзекләнә бара. Чын күңелдән шатланып, рәхмәт хисләремне белдерәм.  Яңа ел каникулларында үзәк мәйданга көн дә  балалар белән ял итәргә киләбез. Шушында яшәвебез белән без бик бәхетле”, –дип хис-кичерешләре белән уртаклашты  Сөенеч Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев