Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә йөгерешкә 250дән артык кеше чыкты

Бүген шәмәрдәнлеләр «Милләтләр кроссы - 2024», «Татарстан кроссы - 2024» Бөтенроссия йөгерешләрендә катнаштылар.

  Алар арасында ясле- бакча балалары, укучылар, студентлар, спортчылар, хезмәт коллективы эшчеләре, гомумән спортны үз итеп, актив тормыш рәвеше алып баручылар бар иде.  Ярышны, "Шәмәрдәндә иң актив спортчылар яши. Без спорт белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алсын өчен тырышабыз."- дигән ялкынлы сүзләре белән, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев башлап җибәрде. Ярышта катнашкан мәктәпкәчә яшьтәге бөтен балага да бүләкләр таратылды. Үз категориясендә җиңү яулаган спортчылар грамота һәм акчалата бүләккә лаек булды .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев