Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узды

Быелның ун аенда гына да Россия юлларында 110 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган

 

 

Дәүләт автоинспекциясе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет  учреждениесе хеммәткәрләре Шәмәрдән лицееның ЮИД инспекторлары  белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрделәр. Алар машина   йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлда хәрәкәт иткәндә дә кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында искәрттеләр.

Соңыннан  машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның куркынычы турында искә төшерү өчен белешмәлекләр бирделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аварияләр статистикасы буенча, быелның ун аенда гына да Россия юлларында 110 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 137 меңнән артык кеше җәрәхәтләр алган, 11,8 меңе һәлак булган. Иң киң таралган хокук бозулар арасында - конкрет шартларга тизлекнең туры килмәве, юл чатларын үтү кагыйдәләрен бозу, каршы хәрәкәт полосасына чыгу һәм исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү. Акциядә  катнашучылар чарага җаваплылык белән  карадылар,  кагыйдәләрне үтәргә  сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев