Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Республика көне уңаеннан »«Мин яратам сине, Татарстан!» дип исемләнгән зур бәйрәм концерты узды

Бәйрәм чарасы «Җиңү паркы»нда үтте

   Тантаналы чара Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Күпмилләтле халык» дигән кереш өлештән башланып китте. Рәсми бүлектә Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Концерт барышында ишегалларын матур итеп бизәгән шәхси хуҗалык ияләренә акчалата бүләкләр тапшырдылар. «Юнармия» штабы башлыгы Д.Вәлиуллин җитәкчелегендә Дәүләт Әләме күтәрелде. Кичә мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче үзешчәннәр, шулай ук Кырбаш авыл клубы мөдире − Н.Черненко, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирүнең Шәмәрдән филиалы, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы катнашында концерт номерлары белән дәвам итте. Тамашачылар Казан артистлары – Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Илгиз Шәйхразиев, Ак Барс хоккей клубы дикторы Наил Сәлахов һәм Назлыгөл Сөнгатова чыгышларын да яратып карадылар. Чара югары дәрәҗәдә узды, «Fire show» утлы шоу һәм 80-нче еллар дискотекасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев