Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Россия көнен зур концерт белән билгеләп үттеләр

Бәйрәм концерты «Мин синең белән горурланам, Россия!» дигән исем астында узды

    Концертта мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы А.Байкова, Мичәнбаш клуб мөдире Альбина Гаврилова, «Акварель» бию төркеме, «Тулган ай» фольклор коллективы катнаштылар. Шулай ук бәйрәмгә кагылышлы викторина узды, анда катнашучыларга призлар бүләк ителде. Концерт программасы бай һәм бик эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.Алып баручылар һәркемне бәйрәм белән котладылар, тынычлык, иминлек һәм Ватаныбызның чәчәк атуын теләделәр. Концертта  Россия турында тирән эчтәлекле җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев