Шәмәрдәндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен күңел ачу чарасы оештырылды
Инвалидлар декадасы дәвам итә
Халыкара инвалидлар көне декадасы кысаларында, 3 декабрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре мәдәният йорты белән берлектә “Үзеңә ышан!” дигән күңел ачу-уен программасы уздырдылар. Әлеге чара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез саклауга һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән иде.
Мәдәният йорты фойесында әкият персонажлары костюмнарындагы хезмәткәрләр кунакларны каршы алды, китапханә хезмәткәрләре беләзекләр ясау буенча мастер-класс оештырды, кул эшләреннән күргәзмә әзерләнде.
Шулай ук кунаклар өчен аниматорның бәйрәм программасы әзерләнгән һәм бәйрәм өстәле оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев