Шәмәрдәндә транспорт белән иминлек каешын такмый йөрүчеләрне ачыкладылар
«Тоннель» операциясе
Узган атнада Шәмәрдәннең Фрунзе урамында 14.00-16.30 сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе үткәрелде. Тоташ тикшерү барышында 58 автомобиль туктатылды. Шуларның 11енең хуҗасына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен административ беркетмә төзелде. Аерым алганда, 6 йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәгән иде. Моннан тыш 3 җәяүле урам аша тиешсез урыннан чыкканга җаваплылыкка тартылды. Декабрь аенда “Тоннель” операциясе киләсе атнада үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев