Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Самокатлар хәтәр юлга чыга

Соңгы вакытта тавыш-тынсыз гына хәрәкәтләнүче электр самокатларында йөрүчеләр Сабада да күбәйде.

   Күпчелеге – үсмерләр!  Әлеге ни техника, ни җәяүле булмаган  хәрәкәт итү чарасының иң отышлы ягы уңай  тизлек һәм кулай бәя! Әмма тискәре ягын да искәртеп узмый мөмкин түгел. Ул да булса – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләр. Әле күптән түгел генә Шәмәрдәндә балигъ булмаган бала электр  самокатында машина  каршына  килеп чыгып сәламәтлегенә  зыян  салды. Мондый  күңелсезлекләр  кабатланмасын иде. Шул  максаттан дәүләт автоинспекциясенең Саба бүлекчәсе өлкән автоинспекторы  Илнур Насыйбуллин,  полицейский  Илназ  Габдрахманов, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Саба районы буенча начальнигы Гүзәл Ягәфәрова урамнарда электр самокатында йөрүчеләр белән профилактика үткәрделәр.

Аларга массакүләм мәгълүмат  чарасы журналисты да  иярде. Әле былтыргы  рейд  вакытында  урамнарда самокатта  йөрүчеләр  берән-сәрән генә очраган иде. Быел  шактый  күбәйгәннәр. Инспектор  аларны туктатып, яшьләрен  сорады, имтихан да алды. Гүзәл Ягәфәрова шәхси хәрәкәтләнү чарасыннан файдалану буенча белешмәлек тапшырды. Кызганыч, кайбер балалар, әллә югалып  калдылар, әллә онытканнар  – юл билгеләрен тиз генә әйтеп бирә  алмадылар. Булгалый торган хәл. “Менә  бу урам чатында бернинди юл билгесе дә юк, аннан ничек  үтәсез  соң сез?” – дип  борчылды инспектор.  “Машиналар килсә, башта аларны уздырып җибәрәбез”, – дип  җавап бирде VIII сыйныф укучысы.

“Самокатларда йөрү тизлеге сәгатенә 25 километрдан арт­маска тиеш. Тротуар, җәяүлеләр зонасында авырлыгы 35 килограммга  кадәрге  җайланмаларда гына йөрергә  ярый. Урам  аша рөхсәт ителгән  урыннан  чыкканда самокаттан төшәргә  кирәк. Машина юлының  уң кырыеннан 14 яше тулган бала гына йөри ала. Бу очракта самокатның  авырлыгы 35 килограммнан, ә юлда рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 60 километрдан артмаска тиеш. Моннан тыш, аларда тормоз системасы, арткы кызыл ут һәм алгы фара урнаштырылган булуы шарт. Үзең белән башкаларны йөртү тыела”, – дип  аңлатты самокатчыларга  Илнур Насыйбуллин.

  Хәер, моны мәктәп  укучылары үзләре дә чамалый. Рейд барышында “ДПС”  машинасын   күрүгә, мобиль җайланмалардан тизрәк төшеп  калу  ягын  караган яшь пассажирлар очравы шуны  раслый. “Әнисе аңа  тизрәк  кайт дигән  иде. Күрше  урамга гына  илтеп  куймакчы  идем”, – дип акланды самокатына  дустын утырткан  бер  үсмер. 

Моның  өчен юл хәрәкәте  кагыйдәсен үтәмәүченең әти-әнисенә  җавап бирергә туры  киләчәк.  Шулай ук  авырлыгы  35  килограммнан  арткан  һәм  максималь тизлеге 50-60  километр-сәгатькә кадәр җиткән  куәтле  самокатларда машина  юлыннан йөрүчеләр дә очрады.  Бу  инде  үзеңне  куркыныч  астына  кую дигән  сүз.

Электросамокатта йөрү бик уңайлы кебек тоелса да, ул – транспорт төре. Шуңа күрә аны кулланган очракта барлык кагыйдәләрне дә үтәү мәҗбүри! Кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев