“САН АЛУ-2020”гә әзерлек башланды
Ул Россия территориясендә 2020 елның 1 октябреннән 31енә кадәр үтәчәк.
Бу масштаблы чарага әзерлекне район статистика бүлеге хәзердән үк башлады. Саба районында 1 августтан әзерлек үткән 18 регистратор эшли. Алар – җирлекләрдә чынбарлыкта булган өйләрне тикшерә, урамнарның исемнәре язылганмы, йорт номерлары куелганмы икәнлеген ачыклый. Регистраторларның кулында маршрут кәгазе, җирлек картасы, Татарстанстат таныклыгы һәм РФ гражданы паспорты бар. Тикшерү 31 августка кадәр дәвам итә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев